Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков: "Без намуслы районнарга ярдәм итәргә, ә намуссызларны җәзаларга тиеш"
2012 елның 30 марты, җомга
Мәктәпләрне капиталь төзекләндерү чорында балалар иминлеген тәэмин итү мәсьәләсенә аерым игътибар бирергә кирәк. Бүген ТР Хөкүмәт йортында республикада күпфатирлы йортларны, мәктәпләрне капиталь төзекләндерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә ТР Президенты вазифаларын башкаручы-Премьер-министр Илдар Халиков шулай дип ассызыклады.
Белем йортларын капиталь төзекләндерүгә әзерлек хакында төп доклад белән чыгыш ясаган төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Фролов белдерүенчә, быел программаның гомуми лимиты 2 млрд 204 млн сум тәшкил итә. Шул сумманың 1 млрд 925 млн сумы муниципалитетлардагы гомумбелем бирү мәктәпләрен төзекләндерүгә, 254 млн сумы махсус (коррекцион) гомумбелем бирү мәктәпләрен һәм интернат мәктәпләрне ремонтлауга, 25 млн сумы проект-смета документларын эшләүгә тотылачак.
Республика казнасыннан программа буенча каралган акчалар 6 төрдәге ремонт эшенә (түбәне төзекләндерү, тәрәзәләрне алмаштыру, эчке инженерлык коммуникацияләрне, сантехник узелларны ремонтлау, ишекләрне алмаштыру) тотылачак. Калган төр эшләр муниципаль бюджетлар акчаларына һәм спорсорлар ярдәмендә башкарылачак.
Хәзерге вакытта 5 муниципалитетта – Әгерҗе, Актаныш, Апас, Лаеш, Балык Бистәсе районнарында 6 эш төре буенча проект-смета документлары тулысынча әзерләнгән. Калганнарга бу эшне киләсе атна азагына кадәр тәмамларга кушылды. “Ремонт программасын гамәлгә ашыру өчен, дүрт яклы килешүне рәсмиләштерергә кирәк. Килешүне рәсмиләштерү өчен, һәр муниципалитетның һәр объект буенча смета документларын әзерләве һәм калган гомумтөзелеш эшләрен финанслау чыганакларын билгеләве зарур. Мәктәпләрне капиталь төзекләндерүгә башка чыганаклардан никадәр финанслар җәлеп ителәчәген тәгаенләми торып, без килешү төзи алмыйбыз”, - ди Алексей Фролов.
Премьер-министр Илдар Халиков киңәшмәдә видеоэлемтә аша катнашкан муниципалитетлар башлыкларына ике атна вакыт эчендә кирәкле документларны әзерләп, килешүне имзалау бурычын йөкләде. “Объектлар, эш төрләре билгеләнде. Ничек исәп-хисапны эшләргә икәнен беләсез. Мәктәпләрне төзекләндерү күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерүдән аерылмый”, - дип искәртте ул.
Бүгенге киңәшмәдә әзерлек эшләрен тәмамлап, уку елы ахырын көтми, инде төзелеш материалларын кайтару, түбәләрне төзәтү хәстәрен күрә башлау кирәклеге искәртелде. Илдар Халиков барлык тикшерү органнары, муниципалитетлар башлыкларын белем учакларында ремонт вакытында балалар иминлеген тәэмин итүгә аерым игътибар бирергә кирәк дип кисәтте. “Мәктәп аерым иминлек таләпләре сакланырга тиешле урын. Ремонт эшләре вакытында балалар зыян күрергә тиеш түгел. Аларны ремонт барган урыннарга кызыксыну, бу процесста катнашып карау теләге китерергә мөмкин. Шулай ук караучысыз калдырылган төзелеш материаллары да иминлеккә куркыныч тудыра. Мәктәпләрдә махсус игътибар режимы сакланырга тиеш, гадәттән тыш эшлләргә юл куймаска кирәк”, -дип ассызыклады Премьер-министр. Ул төзелеш материалларының махсус урыннарда һәм күзәтү астында сакланырга тиешлеген кабат-кабат искәртте.
Илдар Халиков тиздән капиталь төзекләндерү булсынмы, язгы кыр эшләре булсынмы, барлык өлкәдә дә кызу чор башланачагына игътибар юнәлтеп, барлык юнәлешләрдә дә эшләрне активлаштырырга чакырды. Шуңа күрә ди ул, алга таба әлеге мәсьәләләр буенча республика киңәшмәләрендә рәсмиләштерелмәгән документлар турында сүз булырга да мөмкин түгел. Бары үзләштерелмәгән акчалар, алынмаган субсидияләр турында гына сүз кузгатыла ала.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
Алексей Песошин «Татэнерго» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды, анда 2025 елга йомгак ясалды
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Директорлар советы әгъзалары компаниянең 2025 елдагы финанс-икътисадый эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз