Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: "Вузара технология үзәге проекты барлык катнашучыларга да отышлы булачак"
2012 елның 7 апреле, шимбә
Казанда “Идея” технопаркы мәйданчыкларында вузара технология үзәген төзү кызыксынган барлык якларның ике якка да файдалы хезмәттәшлеге принципларында гамәлгә ашырылырга тиеш. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзәкне төзү перспективаларына багышланган киңәшмәдә әнә шул хакта хәбәр итте. “Идея” технопаркында узган киңәшмәдә шулай ук Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, республиканың кайбер министрлыклары, ведомстволары һәм югары уку йортлары җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмә башланыр алдыннан Татарстан Президенты “Идея” технопаркының наноүзәкне төзү кысаларында төзекләндерелүче бүлмәләрен карады. “Идея” инновацион-җитештерү технопаркы” ААҖ генераль директоры Сергей Юшко хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта ремонтланган бүлмәләрдә җиһазлар урнаштырыла инде, 19 апрельдә эшләтеп җибәрү-көйләү эшләрен башлап җибәрү күздә тотыла.
Технопаркның конференцияләр залында узган киңәшмәдә технопаркта вузара технология үзәген төзү планнары хакында фикер алыштылар. “Идея” инновацион-җитештерү технопаркы” ААҖ генераль директоры Сергей Юшко Татарстан вузларының югары технологияле җиһазларны федераль акчаларга сатып алуын, әмма бу җиһаз өчен тиешенчә әзерләнгән бүлмәләрне үз акчаларына булдырырга мәҗбүр икәнлекләре хакында билгеләп үтте. Шуның белән бергә, С.Юшконың сүзләренә караганда, “Идея” технопаркында наноүзәк программасы буенча мондый бүлмәләр оештырылган инде һәм алардан вузлар да файалана алачак. Шул ук вакытта вузлар үзәктә урнаштырылган җиһазларны мөстәкыйль рәвештә куллану белән бергә, башка тикшерүчеләр өчен дә биреп тора алачак.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тулаем алганда мондый үзәк булдыру идеясен хупласа да, кызыксынган барлык яклар белән проектны җентекләп тикшерү һәм аның хакында фикер алышу кирәклеген билгеләп үтте. “Әлеге үзәккә беркем дә берәүне дә көчләп куып кертми, барысы да ирекле һәм ике якка да файдалы булырга тиеш”, - дип ассызыклады Р.Миңнеханов.
“Югары уку йортларының гамәлдәге һәм перспективалы мөмкинлекләрен өйрәнергә кирәк”, - дип белдерде Татарстан башлыгы. Рөстәм Миңнеханов проектны җентекләп өйрәнү өчен эшче төркем булдырырга тәкъдим итте, анда югары уку йортлары, “Идея” технопаркы, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ вәкилләре керәчәк.
Рөстәм Миңнеханов яңа җиһазда эшләячәк белгечләрне әзерләү өчен “Алгарыш” программасын кулланырга тәкъдим итте. “Лаборатория бик тә мөһим, әмма эшне оештырачак кешеләр дә зур әһәмияткә ия”, - дип саный Татарстан Президенты.
Ул шулай ук Татарстанга югары класслы белгечләр җәлеп итү өчен Казан венчур ярминкәсе кысаларында яңа үзәкнең мөмкинлекләрен күрсәтүне оештырырга тәкъдим итте.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз