Рөстәм Миңнеханов Татарстанның ветераннар берләшмәләре җитәкчеләре белән очрашты

2012 елның 9 апреле, дүшәмбе
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татарстан геройлары” иҗтимагый оешмасы рәисе Илдус Мастюков, Сугыш һәм хәрби хезмәт хезмәт ветераннары иҗтимагый оешмасы рәисе Әхмәт Юлашев белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

Рөстәм Миңнеханов республикада ветераннарга ярдәм буенча күп программалар тормышка ашырылуына тукталып, ветераннар өчен торак төзелешенең шулар арасында иң мөһиме булуын ассызыклады. Президент Илдус Мастюков белән Әхәт Юлашевның әлеге программаны гамәлгә ашыруга кагылышлы теләк-тәкъдимнәрен ишетергә теләде.

Очрашуда шулай ук Бөек Җиңүнең 67 еллыгына әзерлек, республикада ветеранар тормышы һәм ветераннарның иҗтимагый оешмалары эшчәнлегенә кагылышлы башка мәсьәләләр күтәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International