Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Бөек Люксембург Герцоглыгына эш сәфәре башланды. “Финдел” Халыкара аэропортында республика башлыгын Россия Федерациясенең Люксембургтагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Александр Шульгин, Люксембургның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Пьер Ферринг каршы алды.
Бүген Рөстәм Миңнехановның Люксембургка кыска вакытлы эш сәфәре кысаларында берничә эшлекле очрашуы планштырылган. Аерым алганда, Татарстан Президенты Люксембург Премьер-министры Жан-Клод Юнкер, Люксембург икътисад һәм тышкы сәүдә министры Этьен Шнайдер белән очрашачак. Моннан тыш, Татарстан делегациясе әгъзалары Ауропада иң зурлардан саналган «SES Astra» спутник компаниясенең Телекоммуникацияләр белән идарә итү үзәгендә һәм Люксембург Сәүдә палатасында булыр дип көтелә.
Сәүдә палатасында узачак Татарстан-Люксембург түгәрәк өстәлендә Татарстан Республикасының икътисади, инвестицион потенциалы һәм Люксембург икътисады тәкъдим ителәчәк.
Татарстан делегациясе составына ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, Тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, “Ак Барс” банкы ААҖнең идарә рәисе Роберт Миңнегалиев, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Игорь Носов һәм башкалар керде
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров язгы кыр эшләренә әзерлек турында сөйләде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чаралар "Казан Экспо" ХКҮ мәйданчыгында узды.
Тантаналы чараларда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов һәм башкалар катнашты.