Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: "Татарстан делегациясенең Люксембургка сәфәре хезмәттәшлек өчен яңа мөмкинлекләр ача"
2012 елның 10 апреле, сишәмбе
Татарстан делегациясенең Люксембургка сәфәре хезмәттәшлек өчен яңа мөмкинлекләр ача. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Люксембург сәүдә палатасындагы очрашу вакытында шулай дип белдерде. Биредә Татарстан-Люксембург “түгәрәк өстәле” оештырылды, аның кысаларында Татарстанның икътисади һәм инвестиция потенциалы презентацияләнде.
Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында Люксембургка сәфәрнең күптәннән планлаштырылуын ассызыклап үтте. Аның сүзләренә караганда, моңа Россия һәм Люксембург Илчелекләренең актив эшчәнлеге дә йогынты ясаган. Бүгенге очрашуда Татарстан башлыгы ике арадагы элемтәләрне ныгыту, бизнес вәкилләре республиканың икътисади потенциалын күреп, бәяләсен өчен, Люксембург бизнес җәмәгатьчелеге делегациясенең республикага сәфәрен оештыру тәкъдимен кертте. “Татарстан инвестицияләр салу һәм бизнес алып бару өчен Россиянең кызыктыргыч төбәге”, - дип ассызыклады ул.
Татарстан-Люксембург “түгәрәк өстәл”ендә катнашучыларга Татарстан турында сөйләүче ролик күрсәтелде, соңрак Люксембург икътисады, кайбер компанияләре тәкъдим ителде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе, инде хәбәр ителгәнчә, Бөек Люксембург Герцоглыгында кыска вакытлы эш сәфәрендә. Президентны сәфәрдә ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры - Президентның халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, “Ак Барс” банкы идарә рәисе Роберт Миңнегалиев, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Игорь Носов һ.б. озатып йөри.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз