Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов белән Люксембургның Премьер-министры Жан-Клод Юнкер хезмәттәшлек турында фикер алышты
2012 елның 10 апреле, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Презизиденты Рөстәм Миңнеханов Люксембург Премьер-министры Жан-Клод Юнкер белән очрашты. Очрашуда Россия һәм Люксембург арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерү кысаларында Люксембург һәм Татарстанның алдагы хезмәттәшлегенә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.
Очрашуда Россия Федерациясенең Люксембургтагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Александр Шульгин, Люксембургның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Пьер Ферринг, Тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов катнашты.
Искәндәр Мөфлиханов очрашу тәмамланганнан соң Люксембург Премьер-министры Жан-Клод Юнкерның, федерациянең сәнәгый яктан нык үскән субъектларыннан берсе буларак, Татарстанның икътисади һәм инвестицион потенциалына уңай бәя бирүе хакында хәбәр итте. Ул Татарстан белән Люксембург арасында уртак әйберләр күп булуын билгеләп үтте, диде И.Мөфлиханов.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бизнесны оештыру һәм алып бару күзлегеннән төбәкнең икътисади мөмкинлекләрен өйрәнү өчен Люксембург бизнес-даирәләренең Татарстан Республикасына визитын оештырырга тәкъдим итте. Ул әлеге мәсьәләнең бүген Люксембург икътисад һәм тышкы сәүдә министры Этьен Шнайдер белән очрашуда да күтәрелүен искәртте.
Жан-Клод Юнкер Люксембург бизнес-даирәләренең 2012 елның ноябрендә Россиягә планлашытырылган визиты кысаларында Татарстанга да килү ихтималын раслады.
Искәндәр Мөфлиханов ТР Президентының Люксембург Премьер-министры Жан-Клод Юнкерны Татарстан Республикасына чакыруы хакында хәбәр итте. Моннан тыш, республика башлыгы көзен – Люксембург эшлекле даирәләре делегациясенең Татарстанга визиты алдыннан Татарстан бизнес вәкилләренең Люксембургка сәфәрен оештырырга тәкъдим итте. Бу үзара хезмәттәшлек өлкәсен, уртак проектларны билгеләргә мөмкинлек бирәчәк.
Искәндәр Мөфдихановның сүзләренә караганда, якын көннәрдә эшче төркем оештырылачак, ул Люксембург вәкилләренең Татарстанга визитын әзерләү белән шөгыльләнәчәк.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз