Бүген “Казан ярминкәсе” ААҖ дә ТР Мәгариф һәм фән, ТР хезмәт, мәшгуллек һәм социаль яклау министрлыклары, Казан шәһәре мэриясе ярдәме белән “Мәгариф. Карьера” XII махсуслаштырылган күргәзмәсе ачылды.
Ачылыш тантанасына ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов һәм башка җаваплы затлар килгән иде.
Илдар Халиков билгеләп узганча, нәкъ менә “Мәгариф. Карьера” күргәзмәсе һәрвакыт бик күп кешене үзенә җәлеп итә. “Бирегә халкыбызның иң актив өлеше –тормышта үз урыннарын табарга омтылган яшьләр җыела”, - дип белдерде Хөкүмәт Рәисе. “Татарстан өчен белем бирү, профессиональ кадрлар әзерлеге роле аеруча зур. Республика нефть химиясе, машина төзелеше өлкәләрендә казанышларга ирешеп, зур икътисади потенциалга ия булган Россиянең тотрыклы үсеш алучы төбәге булып санала, шулай булгач заман таләпләренә җавап бирә алучы югары квалификацияле белгечләр дә республикага бик кирәк”, - дип ассызыклый Премьер-министр. Ул биредә эш белән тәэмин итүчеләрнең мәгариф оешмалары белән элемтәләрен ныгытачагына, күргәзмәнең мәктәпне тәмамлаучыларга, студентларга үз һөнәри юлын сайлауда зур ярдәм булачагына өметен баглады. “Өч көнлек күргәзмә күпләрнең карьера үсешенә дә уңай йогынты ясар дип уйлыйм”, - ди Илдар Халиков.
Премьер-министр, Айрат Шәфигуллин, Альберт Гыйльметдинов, ТР профсоюзлары федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова символик кызыл тасманы кискәч, эш тәкъдим итүче предприятие, уку йортлары стендлары эчтәлеге белән таныштылар. Илдар Халиков күргәзмәгә килүчеләр белән дә аралашты.
Айрат Шәфигуллин журналистларга биргән интервьюсында билгеләп узганча, 3-4 ел элек чаң сугылган “эшче” һөнәр ияләренә кытлык проблемасында берникадәр алга китеш бар. Хәзер яшьләр арасында эретеп ябыштыручы, монтажчы, пешекче һәм башка һөнәрләрне үзләштерергә теләп, көллият һәм училищеларга баручыларның артуы күзәтелә. Шулай да ихтыяҗ канәгатьләндерелгән дип әйтергә әлегә бик иртә.
Өч көн дәвам итәчәк күргәзмәне 30 меңнән артык кешенең тамаша кылуы көтелә, аларның күпчелек өлеше Казан шәһәре һәм Татарстан районнары мәктәпләрен һәм көллиятләрен тәмамлаучылар, аларның ата-аналары, студентлар, югары уку йортлары мөгаллимнәре, техникум, училище һәм мәктәп укытучылары, эш эзләү белән мәшгуль булган яки квалификациясен күтәрергә теләгән шәһәр халкы. Күргәзмәдә шулай ук барлык теләүчеләр өчен Бердәм дәүләт һәм республика имтиханнары буенча сынау тесты, БДИ бланкларын тутыру буенча практикум оештырылуы ниятләнә.
Күргәзмә илнең мәгариф тармагы казанышларын, белем бирү һәм хезмәт базары системасында перспектива һәм төрле юнәлешләрне, инновацияле проектларны тәкъдим итәчәк. Менә инде унике ел рәттән ул булачак һөнәрне сайлауда туарга мөмкин буталчыклы фикерләргә, уйлануларга аныклык өсти, һөнәри ориентация өчен уңайлы шартлар тудыра, Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Россиянең башка шәһәрләре уку йортлары турында тулы мәгълүмат алуга уникаль мөмкинлек бирә, уку йортларына абитуриентлар сайлауда ярдәм күрсәтә.
Чит илдә белем алу аерым блокта тәкъдим ителгән. Үз илләрендә югары белем алу шартлары белән Израиль һәм Ирландия таныштыра. Мәктәп укучылары, студентлар һәм эшләүче гражданнар өчен EF Education First Австриядә, Англиядә, Германиядә, Ирландиядә, Испаниядә, Италиядә, Канадада, Кытайда, Коста-Рикада, Мальтада, Яңа Зеландиядә, Сингапурда, АКШта, Франциядә, Эквадорда, ЮАРда тел өйрәнү курслары тәкъдим итәчәк.
Күргәзмәдә традиция буенча шәһәр халык мәшгульлеге үзәге тарафыннан оештырылган вакансияләр ярминкәсе эшләячәк. Ул эзләнүчеләргә онлайн режимда Казанда, республикада гына түгел, Россия шәһәрләрендә дә белгечләргә ихтыяҗны күрергә мөмкинлек бирәчәк. Күргәзмәдә 120 дән артык экспонат катнашачак, алар арасында вузлар, белем бирү үзәкләре, урта һөнәри белем бирүче уку йортлары, халык мәшгульлеге үзәкләре, сәнәгать предприятиеләре, кадрлар агентлыклары, нәшриятлар һәм башкалар бар.
Күргәзмә кысаларында 11 һәм 12 апрель көнне “Сәүдә, сервис, кунакчыллык”, “Машина төзелеше”, “Нефть табу, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү”, “Төзелеш, архитектура һәм ТКХ”, “Авиатөзелеш”, “Транспорт һәм юл хуҗалыгы” тармаклары буенча презентацияләр узачак.
Эш программасы кысаларында шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән ТР Студентлар лигасы арасында килешү төзеләчәк, “Кадрлар әзерләү” дип аталган “түгәрәк өстәл” утырышы, “Израильдә белем алу” дигән семинар, “Медицина фәне теориясендә һәм практикасында психологик-педагогик проблемалар” дип аталган конференция һ.б. чаралар узачак. Татарстанның “Киләчәк” мәгариф стратегиясен тормышка ашыру юнәлешендә белем бирү өлкәсендә эшләүчеләр өчен квалификация күтәрү һәм хезмәткәрләрне яңадан әзерләүнең яңа системасын булдыру буенча семинар-практикум узачак.