Илдар Халиков һәм Мөхәммәд Реза Мөршизадә Татарстанның һәм Иран Ислам Республикасының алга таба үзара хезмәттәшлек итүе турында фикер алышты

2012 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе
Иран Ислам Республикасы белән Татарстан арасында үзара багланышларны алга таба үстерү мәсьәләсе бүген ТР Хөкүмәт йортында Премьер-министр Илдар Халиковның Иран Тышкы эшләр министрлыгының төбәк мәсьәләләре буенча департаменты җитәкчесе Мөхәммәт Реза Мөршидзадә белән очрашуында күтәрелде. Илдар Халиков белдерүенчә, Иран вәкилләренең Казанга бу сәфәре ике республика арасында урнашкан җылы мөнәсәбәтләрнең тагын бер дәлиле. Ул әлеге мөнәсәбәтләрнең соңгы 10 елда аеруча актив үсештә булуын ассызыклап, багланышларны ныгытуга Иран Республикасының 2007 елда Казанда ачылган Генераль Консуллыгының зур өлеш кертүен билгеләп үтте. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегациянең узган елның декабрендә Иранга сәфәре дә багланышларны ныгытуга зур өлеш керткән.

Татарстан Хөкүмәте башлыгы бүген Иран белән Татарстанның мәдәният, гуманитар өлкәләрдә аеруча актив хезмәттәшлек итүенә игътибар юнәлтте. Татарстанда фарсы телен өйрәнүче студентлар саны арта бара. Иран безнең кайбер фәнни учреждениеләрне укыту-методик әсбаплар, оргтехника белән тәэмин итүдә ярдәмгә килә. 2011 елда Татарстанда Иран мәдәнияте көннәре уңыш белән узды. Илдар Халиков күренекле татар шагыйре Габдулла Тукай әсәрләренең фарсы телендәге басмасын чыгару инициативасы өчен Иран җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

“Әлегә ике арадагы икътисади-сәүдә хезмәттәшлеген болай ук уңышлы дип әйтеп булмый. Гуманитар өлкәдәге хезмәттәшлек бу мөнәсәбәтләр үсешенә дә этәргеч бирәчәк”, - дип ышана ТР Премьер-министры. Ул Иран делегациясенең Казанга бу сәфәре алга таба хезмәттәшлекне ныгытуга тагын бер адым, дип исәпли.

Иран Ислам Республикасы Тышкы эшләр министрлыгының төбәкләр мәсьәләләре буенча департаменты җитәкчесе Реза Мөршидзадә илдәге сәяси һәм социаль-икътисади вазгыять турында кыскача мәгълүмат биреп, күптән түгел парламентка сайлаулар узуына тукталып үтте. Реза Мөршидзадәнең Казанга бу тәүге сәфәре икән. Ул Мәскәүдә һәм Казанда узган эшлекле очрашулар нәтиҗәсендә бүгенге этапта Россия-Иран мөнәсәбәтләре хакында уңай фикер формалашуын җиткерде. “Безнең Татарстан белән барлык юнәлешләрдә яхшы хезмәттәшлек перспективаларыбыз бар”, - дип саный ул. Ул узган ел ТР Президентының Иранга сәфәре вакытында ирешелгән килешүләрнең үтәләчәген ышандырды.

Бүгенге очрашуда Мөхәммәт Реза Мөршидзадә Иранда Татарстан мәдәнияте атналыгын уздыру тәкъдимен кертте, Премьер-министр Илдар Халиковны Иранга чакырды. Икътисади-сәүдә мөнәсәбәтләрен үстерүгә килгәндә, Иран вәкиле берничә провинциянең Татарстан предприятиеләре белән хезмәттәшлек итәргә, аерым алганда, “КАМАЗ”, нефть сәнәгате өчен компрессорлар,турбиналар җитештерүче предприятиеләр белән тыгыз хезмәттәшлеккә әзер булуларын җиткерде. “Шул рәвешле, Татарстан һәм Иран ягыннан бизнес-делегацияләр алмашуга җирлек әзер”, -ди ул.

Иран Тышкы эшләр министрлыгының төбәкләр мәсьәләләре буенча департаменты җитәкчесе Иран бизнесменнары өчен кыенлык тудыручы кайбер моментларга да тукталып узды. Алар ике арада туры авиарейслар булмауга, Россия һәм аның төбәкләренә сәфәр кылу өчен виза алудагы авырлыкларга барып тоташа. Ул хезмәттәшлекнең уңай үрнәге итеп Төркия һәм Грузияне китерде. Бу илләрдә Иран гражданнары өчен виза режимы бетерелү, ике арада товар әйләнеше күләменең, күчемсез милек белән алыш-биреш ясауның һ.б артуына китергән.

Реза Мөршидзадә сүзләренә караганда, бүгенге көндә Мәскәүдә һәм Әстерханда Иран милли банкының вәкиллекләре ачылган. Иран вәкиле сүзләренә караганда, банк вәкиллеген Татарстанда да ачу нияте бар.

Бүгенге очрашу кысаларында Илдар Халиков белән Реза Мөршидзадә Казандагы Генераль Консуллык бинасы төзелеше өчен Иран ягының җир сатып алу мәсьәләсен дә карады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International