Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов һәм "Винербергер АГ" концерны идарә рәисе Һаймо Шойх Коркачыктагы дивар материаллары заводын алга таба үстерү турында фикер алышты
2012 елның 18 апреле, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Винербергер АГ» концерны идарә рәисе Хаймо Шойх белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР Дәүләт заказы агентлыгы җитәкчесе Яков Геллер һәм башкалар катнашты.
Яклар Биектау районында стена материаллары җитештерү заводын алга таба үстерү, шулай ук предприятиенең маркетинг сәясәте хакында фикер алышты.
Искәртеп узабыз, бүгенге көндә Росиядә «Wienerberger» концернының өч заводы эшли: аларның икесе - Владимир өлкәсендә (Кипрево-1 һәм Кипрево-2), берсе - Татарстанда (Биектау районы, Коркачык станциясе). Татарстанда әлеге завод 2008 елның ахырында ачылды. Ул Россиядә керамик кирпеч җитештерү буенча иң эре заводларның берсе. Заводта җитештерелгән продукция Татарстанда гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә дә сатыла. Рөстәм Миңнеханов Коркачыктагы заводның инвестиция проектларының берсе булуын билгеләп үтте. Ул 2008-2009 елларда дөньяда күзәтелгән катлаулы икътисади вәзгыятькә дә карамастан, үз йөкләмәләрен үтәүдә һәм заводны сафка бастыруда куйган зур тырышлыгы өчен «Винербергер АГ» концерны җитәкчелегенә югары бәя бирде.
ТР Президентының сүзләренә караганда, Коркачыктагы завод – энергия, әйләнә-тирә мохитне һәм хезмәтне саклауда иң заманча таләпләргә җавап бирүче яңа буын заводы ул. “Сездә үз эшенең осталары хезмәт куя, бу исә югары сыйфатлы продукция эшләп чыгарырга мөмкинлек бирә”, - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә республиканың төзелеш тармагы стена материалларына кытлык кичерә әле. “Без барыбыз да әлеге проект гамәлгә ашсын өчен зур тырышлык куйдык”, - диде республика башлыгы. Рөстәм Миңнехановның сүзләренә караганда, төзелеш тармагы белгечләре арасында яңа заманча төзелеш материаллары куллану буенча аңлату эшләре алып барырга, семинарлар оештырырга, «Винербергер АГ» концерны продукциясен республика һәм Россия базарына чыгарырга кирәк.
“Шундый заманча предприятиенең булуы – республика икътисады өчен зур өстенлек, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Сез бюджетка акча килүен тәэмин итәсез, яңа эш урыннары ачасыз”.
Үз чиратында, Хаймо Шойх Рөстәм Миңнехановны концерн җитәкчелегенең республика белән хезмәттәшлекне үстерәчәгенә ышандырды. Ул «Винербергер АГ» концерны республикага алга таба да инвестицияләр кертү мөмкинлеген карый, дип белдерде. “Без Татарстанга инвестицияләр кертү юнәлешендә уңышлы адымнар ясауны дәвам итәчәкбез”, - диде ул.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз