Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов Калугадагы "Фольксваген" концернының заводында булды
2012 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Калуга өлкәсенә эш сәфәре кысаларында “Гестамп-Северсталь” уртак предприятиесе штамповкалау производствосында һәм “Фольксваген” концерны автомобиль заводында булды. Республика башлыгын өлкә губернаторы Анатолий Артамонов озатып йөрде.
“Грабцево” индустриаль паркында урнашкан заводта автомобиль кузовларының штамповкаланган детальләре эшләп чыгарыла. Баштарак завод янәшәдәге “Фольксваген” заводына хезмәт күрсәтү өчен төзелгән, инвестицияләр күләме – 90 миллион евро, җитештерү күләме елына 13 миллион штамповкаланган деталь тәшкил итә. Хәзер предприятиедә «Volkswagen Polo Sedan» автомобиле өчен кузовлар белән бергә, «Renault Duster», «Lada Largus» машиналары өчен дә кайбер детальләр җитештерелә, якын көннәрдә шулай ук Калуга өлкәсендә урнашкан "Пежо-Ситроен-Мицубиси" заводына детальләр китерелә башлаячак. Шуңа бәйле рәвештә заводта яңа штамповкалау линиясе урнаштырылган, җитештерү күләме арттырылган.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов хәбәр иткәнчә, Испаниянең «Gestamp» концерны шундый ук производствоны “КАМАЗ” һәм “Форд-Соллерс” уртак предприятиесен детальләр белән тәэмин итү өчен Татарстанда да урнаштырырга ниятли. Санкт-Петербургта узган икътисади форумда шул хактагы килешүгә кул куелды, хәзерге вакытта Испания компаниясе завод төзелеше өчен мәйданчык сайлый.
Татарстан делегациясе әгъзалары шулай ук "Грабцево" индустриаль паркында урнашкан "Фольксваген" автомобиль заводында да булды. Калугадагы заводта Германия концернының дүрт моделе: «Skoda Octavia», «Skoda Fabia», «Volkswagen Tiguan», «Volkswagen Polo Sedan» автомобильләре эшләп чыгарыла. Производство ачуга инвестицияләрнең гомуми күләме 774 миллион евро тәшкил иткән. Заводта 5642 кеше эшли. 2012 елда заводта 162 мең машина эшләп чыгару күздә тотыла.
Татарстан делегациясе кузов һәм җыю цехларында булды. Кузов цехында өч сменага тәүлегенә 650 кузов җитештерелә. Цехтагы остаханә Рөстәм Миңнехановның игътибарын аеруча нык җәлеп итте. Биредә яңа хезмәткәрләр ике атна дәвамында станокларда кирәкле барлык операцияләрне үзләштерә, шуннан соң линиягә чыга.
Рөстәм Миңнеханов җыю цехының һәр хезмәткәре махсус журналда шәхси мөһерен салуга игътибар итеп, предприятиедә сыйфат контроле методикасы белән кызыксынды. Һәр автомобиль шулай ук сыйфат контроле пунктында берничә контроль процедурасы уза. Завод директоры Йозеф Йоханнес Баумер билгеләп үткәнчә, сыйфаты ягыннан "Фольксваген"ның Калугадагы производствосы концернның Ауропадагы башка предприятиеләреннән калышмый.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз