Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: "Без ветераннар игътибарын яңа торакка җәлеп итәргә тиеш"
2012 елның 21 апреле, шимбә
Бүген ТР Хөкүмәт йортында төзелеш һәм торак тапшыру буенча видеоконференция режимында узган киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре алдына Бөек Ватан сугышы ветераннары игътибарын яңа йортларга җәлеп итү бурычын куйды.
Республика районнарында ветераннар фатирларны икенчел торак базарыннан сайлый, чөнки арзанрак. Ә кемдер балаларына якын булу өчен шәһәрдән икенчел торак сатып ала.
ТР Президенты муниципаль берәмлекләр башлыкларына һәм министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләренә ветераннар Дәүләт торак фонды һәм Баш инвестиция-төзелеш идарәсе аша беренчел торак базарыннан фатир сатып алсын өчен җәлеп итәрлек шартлар тудырырга кирәк диде.
“Яңа матур йортлар төзү исәбенә район үзәкләрен яхшы хәлгә китерү мөмкинлеге бар. Мисал өчен, Арчада яхшы яңа йортлар күп”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Моннан тыш, ул Дәүләт торак фонды һәм Баш инвестиция-төзелеш идарәсе аша республиканың башка районында яки шәһәрендә торак алырга теләүче ветераннарга ярдәм итүне йөкләде.
Бүгенге көндә Татарстанда 17 159 Бөек Ватан сугышы ветераны торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар исемлегенә кертелгән, 15636 ветеран субсидия алган, 14819 ветеран тораклы булган.
Республикада 744 ветеран өчен 171 йорт төзелә.
2012 елның 2 нче кварталында ветераннарның торак шартларын яхшырту программасы буенча 183 ветеран өчен 38 торак йорт әзер диярлек.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
Алексей Песошин «Татэнерго» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды, анда 2025 елга йомгак ясалды
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Директорлар советы әгъзалары компаниянең 2025 елдагы финанс-икътисадый эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз