Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Премьер-министры “Pressalit Care” һәм “V.Guldmann A/S” вәкилләре белән хезмәттәшлек итү перспективалары буенча фикер алышты
2012 елның 24 апреле, сишәмбе
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Pressalit Care” һәм “V.Guldmann A/S” вәкилләре белән очрашуда “Уңайлы мохит” программасы кысаларында инвалидлар өчен җиһазлар белән тәэмин итү өлкәсендә хезмәттәшлек итү перспективалары буенча фикер алышты.
Очрашу ТР Хөкүмәт йортында узды. Анда республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин һәм Татарстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов катнашты.
Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе “Уңайлы мохит” республика программасын гамәлгә ашыру барышы хакында белдерде. Аның сүзләренә караганда, бу программа кысаларында 2011 елда зур эшләр башкарылган, беренче чиратта спорт объектларында. 2012 елда сәламәтлек саклау, социаль өлкә һәм торак объектларына басым ясалган.
“Уңайлы мохит” – ул җиһаз яки техника гына түгел, ә җәмгыятьнең инвалидларга карата мөнәсәбәте үзгәрү”, - дип ассызыклады Илдар Халиков.
ТР Премьер-министры сүзләренә караганда, 2012 ел нәтиҗәләре буенча “Уңайлы мохит” медицина объектларыннан файдалану дәрәҗәсен 70 процентка җиткергән һәм 60 процентка - социаль өлкә объектларыннан. Татарстан бу күрсәткечләр буенча Россиядә лидер булачак.
“Pressalit Care” һәм “V.Guldmann A/S” компанияләре вәкилләре ТР да яшәүче инвалидлар өчен медицина учреждениеләрендә, бассейннарда, фатирларда күтәрү җайланмалары тәкъдим итте. Эленмә күтәргечләрне лифт булмаган биналарда баскыч буенча күтәрелү өчен файдаланырга тәкъдим итәләр.
Илдар Халиков чит ил компанияләре белән хезмәттәшлек итү кызыксыну уятуын белдерде. Ул “Pressalit Care” компаниясенең инвалидлар өчен сантехникасы Татарстанның медицина учреждениеләренә кайтарыла дип искәртте һәм республика җитәкчелге киләчәктә дә хезмәттәшлек итәргә әзер. Илдар Халиков сүзләренә караганда, күтәргечләрне куллану мәсьәләсе сәламәтлек саклау учреждениесенең һәрберсе өчен аерым каралачак.
Татарстан Премьер-министры җитештерүче компания вәкилләренә инвалидлар өчен уңайлы мохит булдыру буенча хәл ителмәгән мәсьәләләр турында белдерде. Аның сүзләренә караганда, әлеге республика белгечләре подъездларны җиһазлап бетерүне хәл итә алмаган. Моннан тыш, лифтлар булмаган биналар өчен хәл итү юлларын табу таләп ителә.
Якындагы айларда коммерцияле объектларның инвалидлар өчен җайланган булуын өстәмә тикшерүләр белән бәйле рәвештә шәхси клиентлардан да җиһазларга ихтыяҗ артачак дип белдерде Республика Хөкүмәте башлыгы.
ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин компания вәкилләренә үз җиһазларын Казандагы Медик-социаль экспертиза бюросына урнаштырырга тәкъдим итте. Министр фикеренә караганда,бу продукция өчен яхшы реклама булачак.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз