Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Быел республика буенча барлык төр җәйге лагерьләрдә 212 меңнән артык укучының ял итүе көтелә
2012 елның 10 мае, пәнҗешәмбе
Балалар һәм яшүсмерләрнең җәйге каникуллар чорында ялын, аларны сәламәтләндерүне, мәшгульлеген кайгырту, Татарстанның социаль сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе санала. Бүген бу эшләргә әзерлек турында ТР Министрлар Кабинетында “2012 нче елда балаларның һәм яшүсмерләрнең җәйге сәламәтләндерү ялын оештыру турындагы” брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Айрат Зиннуров, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Тазетдинова, ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Осипов сөйләде.
Быел 16 ел дәвамында кабул ителеп килгән “Балалар һәм үсмерләрнең ялын, сәламәтләндерүне һәм мәшгульлеген оештыру турындагы” программа кысаларында республика буенча барлык төр лагерьләрдә 212 мең 392 бала ял итәчәк. Узган ел белән чагыштырганда бу сан беразга артыграк: былтыр ял итүчеләр 211 мең кешене тәшкил иткән.
Зилә Вәлиева хәбәр иткәнчә, җәй дәвамында республика территориясендә 54 муниципаль шәһәрдән читтәге стационар сәламәтләндерү лагере, предприятие һәм оешмаларның 37 шәһәрдән читтә урнашкан балалар сәламәтләндерү, 18 республика стационар балалар сәламәтләндерү лагере (шул исәптән, берсе Краснодар крае территориясендә), югары уку йортларының 8 федераль стационар сәламәтләндерү лагере һәм 17 санаторий - барлыгы 134 оешма балаларны каршы алырга әзерләнә. “Быел мондый оешмалар икегә артты: Тәтеш районында ремонттан соң “Чайка” лагере янә ишекләрен ачып җибәрәчәк һәм Түбән Кама районында Зәңгәр күл санаторие базасында лагерь эшләячәк. Балалар һәм үсмерләрнең ялын тәэмин итүгә республика бюджетыннан 890 миллион сум акча сарыф ителәчәк. Әмма бу әле соңгы сан түгел, кирәкле инфраструктура өчен тагын өстәмә акчалар каралса, ахыр чиктә бу сумма тәгаенләнергә мөмкин”, - дип белдерде вице-премьер.
Мәктәп каршында 1004 көндезге ял лагере эшләячәк. Алар барлыгы 91 мең баланы колачлаячак. “Ел саен без мондый төр лагерьләрдә ял иттерү буенча 8 меңләп баланы киметә барабыз, чөнки хәзер стационар сәламәтләндерү шартларында ял иттерүне өстелекле юнәлеш итеп билгеләдек”, - дип белдерде Зилә Вәлиева.
“Балалар һәм үсмерләр палаткалы лагерьләрне якын күрә, быел 80 нән артык мондый лагерьләрдә 10 меңләп баланың ял итүе фаразлана. Бүген без беренче сменага әзерлекнең финиш ноктасына якынлашабыз”, - дип билгеләп үтте Зилә Вәлиева. Беренче заезд 6-10 нчы июньдә булыр дип фаразлана. 26 нчы майда спорт комадалары активы Кара диңгез ярында ял итү сәяхәтенә юл тотачак.
Юлламаларны алуның барлык кагыйдәләре турында тулырак балалар һәм яшүсмерләрнең ялын, сәламәтләндерүне һәм мәшгульлеген оештыру буенча “Лето” Республика үзәгенә 231-50-24 телефоны аша кайнар элемтәгә чыгып белергә була.
“Елдан-ел программаның сыйфатын яхшыртырга, шартларны камилләштерергә, җиһазларны яңартырга тырышабыз”, - дип ассызыклый Зилә Вәлиева.
Рафис Борһанов хәбәр иткәнчә, быел Болгарда “Сәләт” фонды ярдәме белән берюлы 3 мең баланың ялы оештырылачак. Министр әйтүенчә, министрлык 50 меңгә якын бала һәм үсмернең ялын оештыру өчен җаваплы. Ул ассызыклап үткәнчә, 270 ләп бала сәламәтләндерүгә мохтаҗ. Аның әйтүенчә, Кара диңгез ярында ял итү бәясе Анапада 12150 сумнан алып, Кырымда ул уртача 13900 сумга тәңгәл булачак.
Түләү турындагы сүзне дәвам итсәк, Зилә Вәлиева аңлатканча, бюджетта эшләүче хезмәткәрләрнең балалары өчен дәүләт казнасыннан 85 процент түләү каралган, ата-аналар ялның 15 процентын түләячәк. Бюджеттан тыш эшләүчеләрнең балалары өчен дәүләт 42,5 процент түләячәк, чыгымнарның 42,5 процентын предприятие һәм 15 процентын ата-аналар каплаячак. Аз керемле, катлаулы тормыш шартларына дучар булган, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүчеләргә, талантлы балаларга, ятимнәргә лагерьләрдә ял итү өчен юлламалар, хроник авыруларга ия балаларны тернәкләндерүгә, шулай ук “Ана һәм бала” юлламалары 100 процент дәрәҗәсендә республика бюджеты хисабына биреләчәк.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз