Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәб Әмирлекләренең Русия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Гомәр Сәйф Гоббаш белән очрашты
2012 елның 17 мае, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәб Әмирлекләренең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле вәкиле Омар Сайф җитәкчелегендәге делегация әгъзалары белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә узды. Анда Татарстан Республикасы ягыннан ТР Президентының Тышкы икътисади элемтәләр департаменты директоры – ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, “Ак Барс” Холдинг компаниясе ААҖ генераль директоры Иван Егоров һ.б. катнашты.
Искәртеп узабыз, Омар Сайф Гоббаш әфәнде җитәкчелегендәге БГӘ делегациясе “KAZANSUMMIT 2012” IV Халыкара саммитында катнашу өчен килде.
Рөстәм Миңнеханов кунакларны сәламләп, БГӘ һәм Дубай әмирлеге җитәкчелегенә 2012 елның 30 апрель-1майда узган AIM 2012 инвестиция форумын югары дәрәҗәдә оештырулары өчен рәхмәт белдерде. “AIM 2012 форумы халыкара инвестиция проектларын этәрү өчен яхшы мәйданчык булды”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Ул форум кысаларында Татарстан Казан вертолет заводы, “КАМАЗ” ААҖ, Горький исемендәге Яшел Үзән судно төзелеше заводы, “Компрессормаш” заводы кебек предприятиеләре булган экспозиция тәкъдим итүен искәртте. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Дубай әмирлеге җитәкчелегенә Татарстан Республикасына һәм AIM 2012 форумында катнашкан делегациягә рәхмәт белдерде.
“Бүген Берләшкән Гарәб Әмирлекләре киләчәктә сәүдә-икътисади һәм мәдәни хезмәттәшлек алып бару кысаларында тирәсендә кызыксынучылар җыелган үзәк булып тора”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Аның фикеренә караганда, БГӘ белән элемтәләрне активлаштыру, барыннан да элек логистиканы яхшырту зарур.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, бүген бизнес өчен виза процедурасын кыскарту өстендә эшләргә кирәк. Бу эшлекле элемтәләрне яхшыртачак, дип саный ул.
“Сезнең ил кыска вакыт эчендә күп кенә нәтиҗәле реформалар үткәрде, - дип белдерде ТР Президенты илче әфәндегә мөрәҗәгать итеп. – Берләшкән Гарәб Әмирлекләре электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре күрсәтү, дәүләт идарәсе системасы һ.б. буенча яхшы үрнәк күрсәтә”.
Берләшкән Гарәб Әмирлекләренең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле вәкиле Омар Сайф бүген РФ субъекты буларак Татарстан белән сәүдә-икътисади элемтәләрне ныгыту һәм үстерү төп мәсьәлә булып тора. “Мин 4 ел дәвамында безнең мөнәсәбәтләрне үстерү өчен көч куям”, - диде ул. Ул хезмәттәшлек кысаларында Берләшкән Гарәб Әмирлекләренә Татарстан предприятеләре сәнәгать продукциясен җибәрергә тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, бүген нефть химиясе һәм халәл продукциясе хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре була ала.
Ул шулай ук Берләшкән Гарәб Әмирлекләренең төрле компанияләре “Татнефть” компаниясе белән хезмәттшлек итү ниятен белдерделәр диде. Илче әфәнде нефть табу, нефть эшкәртү, нефть химиясе кебек мәсьәләләр белән шөгыльләнүче дәүләт компанияләре бар дип билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов Омар Сайф Гоббаш әфәндегә Берләшкән Гарәб Әмирлекләре белән Татарстан Республикасы мөнәсәбәтләрен ныгытуга өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерде. Ул Татарстан “Татнефть” ААҖ белән хезмәттәшлек итү мәсьәләсе буенча фикер алышырга әзер дип белдерде.
Аннары яклар туристлык өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча фикер алышты. Бүген Берләшкән Гарәб Әмирлекләренә турист буларак россиялеләр күп йөри. Илче әфәнде сүзләренә караганда, туристлык агымы башка якка – аерым алганда, Россия төбәкләренә һәм барыннан да элек Татарстанга да арта алыр иде. Омар Сайф Гоббаш Берләшкән Гарәб Әмирлекләрендә авыл хуҗалыгына акча кертергә һәм бу максатларда республиканың уңдырышлы җирләрен файдаланырга әзер потенциаль инвесторлар бар дип белдерде.
Рөстәм Миңнеханов бу тәкъдимнәрне шәрехләп, туристлык өлкәсендә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы белән хезмәттшлекне җайга салу зарур. Ул Татарстанның туристлык компанияләре хезмәткәрләрен чакырып бу темага багышлап семинар үткәрергә тәкъдим итте. ТР Президенты бүгенге очрашу нәтиҗәләре буенча тиешле йөкләмәләр биреләчәк дип белдерде.
Берләшкән Гарәб Әмирлекләре инвесторлары тарафыннан Татарстан Рсепубликасы җирләрен файдалануга килгәндә, Гарәб хезмәттәшләренең партнеры “Ак Барс” Холдинг компаниясе була ала, дип билгеләп үтте Рөстәм Мңнеханов.
Очрашу ахырында яклар билгеләнгән юнәлешләр буенча хезмәттшлек мәсьәләләрен җентекләп хәл итә торган эшче төркем оештыру турында килеште.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз