Татарстан Президенты: “Казан университеты үсешендә сизелерлек алга китеш бар”
2012 елның 23 августы, пәнҗешәмбе
Казан (Идел буе) федераль университетында вузны үстерү буенча эшләр сизелерлек нәтиҗә бирә. Бүген бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың әйдәп баручы вузы корпусларында булганнан соң белдерде. ТР җитәкчесен Казан мэры Илсур Метшин, республиканың торак, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, КФУ ректоры Илшат Гафуров озатып йөрде.
ТР Президентының КФУга визитының беренче пункты Чернышевский урамы, 5 адресы буенча урнашкан реконструкция бара торган корпус иде. Тарихи мирас объекты булып санала торган бу бина хәзерге вакытта реставрацияләнә, киләчәктә анда Геология һәм нефть, газ технологияләре институтының лаборатория бинасын урнаштыру планлаштырыла. Компания-подрядчылар Рөстәм Миңнехановка белдерүләренчә, бинаны торгызу өчен рөхсәт алынган һәм эш башланган.
Хәзерге вакытта Физика институты бинасындагы элеккеге хастаханә базасында студентларны тукландыру буенча заманча комбинат урнашачак. Рөстәм Миңнеханов комбинатның ремонт бара торган бүлмәләрен карады.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин барысын да Россия һәм Беларусь халыкларының берләшүе көне белән котлады.
Искәртәбез, Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көне 2 апрельдә билгеләп үтелә.
«Россия һәм Белоруссия халыклары арасында тарихи урнашкан тыгыз элемтәләр мәдәниятләр, традицияләр һәм кыйммәтләр уртаклыгына, үзара хөрмәт һәм ярдәмгә нигезләнгән", - диелә котлау текстында.
Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Төп тема - 2025 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2026 елга бурычлар турында.