Казанга Россия Федераль монополиягә каршы хезмәт җитәкчесе Игорь Артемьев килде
2012 елның 11 сентябре, сишәмбе
Бүген Татарстанга эшлекле сәфәр белән Россия Федераль монополиягә каршы хезмәт (ФАС) җитәкчесе Игорь Артемьев килде. Аны “Казан” халыкара аэропортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, башка рәсми затлар каршы алды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.