Директорлар советы “ТАНЕКО” комплексында гидрокрекингны катнаш урнаштыру җайланмасы төзелеше барышы турында мәгълүматны тыңладылар. Утырышта яңа скважиналар бораулау нәтиҗәлелеге һәм компаниянең җирләрендә горизонталь бораулау үсеше турында сөйләшенде.
“Татнефть” ААҖдә соңгы ун ел эчендә скважиналарда эшләгәндә системалы рәвештә яңа технлологияләр комплексы кулланыла. Алар беренче тапкыр бораулана торган скважиналарда гына түгел, ә иске фондны торгызганда да файдаланыла. Һәрдаим кулланыла торган технологияләргә анализ ясалып тора, алыштырыла яки яңалары кертелә. Тупланган тәҗрибә скважиналарны горизонталь юл белән бораулау ысулының икътисади нәтиҗәлелеген раслады. Компаниянең башкарма дирекциясе тарафыннан әлеге юнәлештә эшне дәвам итәргә кушылган.
Директорлар советында “Татнефть” ААҖнең башка мәсьәләләре дә каралды.