Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Премьер-министры Татарстанның яңа мәгариф министрын тәкъдим итте
2012 елның 1 октябре, дүшәмбе
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Республикасының яңа мәгариф һәм фән министрын тәкъдим итте. Хөкүмәт җитәкчесе ТР Президентының ТР Актаныш районының элеккеге башлыгы Энгель Фәттаховны Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры итеп билгеләү турындагы Указын укыды. Традиция буенча яңа билгеләнгән министрга портфель һәм значок тапшырылды.
Энгель Фәттахов укытучылар гаиләсеннән, шуңа күрә әлеге тармакның нечкәлекләрен яхшы аңлый, дип белдерде Илдар Халиков. “Эньгель Фәттаховка чын күңелдән яңа вазыйфада уңышлар телим. Элеккеге эшендә алган административ тәҗрибә, кешеләр белән эшли белү кебек сыйфатлары биредә дә тулысынча ачыла алуына шигем юк”, - дип белдерде Илдар Халиков.
Премьер-министр министрлыкның элеккеге җитәкчесе эшен дә игътибарсыз калдырмады. Аның сүзләренә караганда, үз вакытында Альберт Гыйльметдинов керткән яңалыкларны күпләр кабул итә алмады. Әмма хәзер укытучыларның хезмәт хакын арттыру, квалификация күтәрү мөмкинлекләре, мәктәпләрне җиһазлау һ.б. кебек гамәлгә куелган җитди үзгәртүләр хуплана.
“Бүген бездәге мәгълүматлаштыру һәм аның өчен шартлар булдыру дәрәҗәсе белән илнең бер генә төбәге генә түгел, ә кайбер дәүләтләр дә мактана алмый”, - дип белдерде Илдар Халиков һәм Альберт Гыйльметдиновка, министрлык командасына яхшы эшләре өчен рәхмәт белдерде.
Искәртеп узабыз, Энгель Фәттахов 1961 елның 12 июнендә ТР Актаныш районының Чишмә авылында туган. 1983 елда инженер-механик белгечлеге буенча Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Төрле чорларда ТАССР Актаныш районы авыл хуҗалыгы идарәсендә баш инженер, Актаныш районы башлыгының икътисад буенча урынбасары булып эшләгән, 1998 елдан алып бүгенге көнгә кадәр ТР Актаныш муниципаль районында җитәкчелек иткән.
“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең җирле бүлек сәясәт советы секретаре, Актаныш районы Халык депутатлары советы рәисе.
Өйләнгән, ике кыз һәм бер малай тәрбияли.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз