Бүген Казанда гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү буенча төбәк проблемаларына багышланган халыкара фәнни конференция ачылды. Ул БДБ илләре гидрометеорология буенча дәүләтара советының 24 нче сессиясе кысаларында оештырылган. Чара Казан (Идел буе) федераль университеты базасында уза. Бүген конференциянең ачылышы УНИКСның кече залында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү буенча федераль хезмәт җитәкчесе Александр Фролов, Бөтендөнья метеорология оешмасы генераль секретаре Мишель Жарро катнашында үтте.
БДБ илләре гидрометеорология буенча дәүләтара советының Казанда узучы 24 нче сессиясе һәм аның кысаларында оештырылган чараларның барысы да әлеге совет оешуга 20 ел тулуга багышлана. Бу халыкара чараны уздыру урыны итеп Татарстан башкаласының сайлануы очраклы түгел. Казан университетында даими метеорологик күзәтүләр һәм тикшеренүләр башлануга быел 200 ел тула. Ягъни метеорология проблемаларына багышланган әлеге чараның бездә узуын Казан университетының бу өлкәдәге казанышларын тану дип бәяләргә була. Конференция эшендә БДБ һәм чит илләрдән 200 дән артык галим, белгеч катнаша.
Конференциядә катнашучыларны Татарстан җирендә Президент Рөстәм Миңнеханов исеменнән Премьер-министр Илдар Халиков сәламләде. “Соңгы елларда Универсиадага әзерләнү кысаларында гына түгел, гомумән, бик күп процессларга белгечләр, галимнәр эшчәнлегенең көчле йогынтысын сизәбез. Алар биргән фаразлар республика икътисадының, халкының иминлеген тәэмин итүгә хезмәт итә, табигый бәла-казаларны кисәтүгә, алар нәтиҗәләрен сизелерлек киметүгә дә ярдәм итә”, - дип ассызыклады Илдар Халиков.
Аның ассызыклавынча, бу өлкәдә фикер алышуга чыгарыла ала торган сорауларның гаять күп булуы җиңел аңлашыла. Төрле илләрдә яшәүче халык, бу илләрдә эшләүче бизнесның тормышы метеорология хезмәтҗәренең эш сыйфатына торган саен күбрәк бәйәнә бара.
Илдар Халиков конференциянең Россиядәге чал тарихлы уку йортларының берсе булган Казан федераль университетында узуының символик әһәмияткә ия булуына басым ясады. Аның искәртүенчә, Казан университетының үз вакытында илнең көнчыгышында даими метеорологик күзәтүләр алып бара башлавы алга таба гомумроссия метеорология челтәре үсешенә этәргеч биргән. Премьер-министр Казан метеорология мәктәбенең атмосфера циркуляциясен һәм энергетикасын, Урта Иделнең метеорологик һәм климатик шартларын өйрәнүгә сизелерлек өлеш кертүенә дә тукталып узды. Биредә 1500 дән артык югары квалификацияле метеоролог-кадрлар әзерләнүенә тукталды. “Бу конференция борчыган күпсанлы сорауларга җавап табарга, белгечләр әзерләү өчен уңайлы шартлар тудырырга ярдәм итәр”, -дигән ышаныч белдерде ул. ТР Хөкүмәте башлыгы конференция делегатлары һәм кунакларына нәтиҗәле, уңышлы эшчәнлек теләде.
Конференциядә катнашучыларны шулай ук Бөтендөнья метеорология оешмасы генераль секретаре Мишель Жарро, Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү буенча федераль хезмәт җитәкчесе Александр Фролов сәламләде.
Гидрометеоролоия һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга кагылышлы төбәкләрдәге проблемалар хакында фикер алышулар 4 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Программада, аерым алганда, авиация өчен һава торышы фаразларын камилләштерү, һава торышын озак вакытка фаразлау, көчле су басуларны фаразлау һ.б темаларга чыгышлар каралган.