Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков: “Ветераннарның лаеклы һәм сыйфатлы тормыш шартларын булдыру – безнең өстенлекләрнең берсе”
2012 елның 3 октябре, чәршәмбе
Бүген Казанда ТР Ветераннары (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасына 25 ел тулу уңаеннан конференция узды. Конференция эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Чыгышы башында Илдар Халиков Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония залында барлык җыелганнарны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде. ТР Премьер-министры яшь буынны тәрбияләгәннәре, республика тормышында актив катнашканнары, Татарстан иминлеге өчен фидакарь хезмәтләре өчен, ветераннарга рәхмәтен белдерде.
“Мин сезнең күбегезнең һаман да төрле оешмаларда, учреждениеләрдә, предприятиеләрдә, иҗтимагый оешмаларда эшләвегезне беләм. Бу залда булганнар без Татарстан төзелеш дип атый торган күренешнең актив катнашучылары. Без гадәти эштә сез нигез салган иң яхшы традицияләргә таянабыз. Ветераннарның лаеклы һәм сыйфатлы тормыш шартларын булдыру – безнең өстенлекләрнең берсе”, - дип сөйләде ТР Премьер-министры.
Илдар Халиков республикада сәламәтлек саклау системасы үсешенә зур игътибар юнәлтелүен ассызыклады. “2011 нче елда гына сәламәтлек саклау объектлары төзелешенә һәм капиталь төзекләндерүгә 5,6 миллиард сум юнәлдерелгән. Республиканың эре хастаханәләрен модернизацияләү эше бара, - дип хәбәр итте И.Халиков. – 2011 нче ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Россиядә сәламәтлек саклауны модернизацияләү программасын тормышка ашыруда иң яхшы күрсәткечләргә ия булды”.
Илдар Халиков республикада Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм аларның гаиләләрен уңайлы торак белән тәэмин итү буенча зур эш алып барылуын искәртте. “Бүгенгә 15 мең ветеран уңайлы һәм сыйфатлы торак белән тәэмин ителгән. Бу максатларга федераль бюджеттан 17 миллиард сум бүлеп бирелгән иде, - дип хәбәр итте Премьер. - Транспортта йөрү, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләренә һәм элемтә өчен түләүгә ташламалар ясау буенча социаль ярдәм күрсәтү чаралары бар. Өлкән кешеләр белән нәтиҗәле социаль эшләү технологияләре үсә”.
Моннан тыш, ТР Премьер-министры республикада өлкәннәрнең мәшгульлеген һәм өстәмә белем белән тәэмин итүгә зур игътибар бирелүен билгеләде, “Интернет-озак яшәү”, “Һәркемгә уңайлы мохит” программалары турында сөйләде.
Конференциядә Илдар Халиков бүләкләр дә тапшырды. Яр Чаллы сугыш һәм хезмәт ветераннары иҗтимагый оешмасы советы рәисе Наил Сафинга һәм ТР сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары (инвалидлары) иҗтимагый оешмасы вәкиле Әхмәтҗани Әхмәтҗановка, ветераннарга социаль ярдәм итү буенча актив иҗтимагый эшчәнлек алып барган һәм яшьләргә патриотик тәрбия биргән өчен, РФ Президентының рәхмәте белдерелде.
Республика ветераннары советы рәисе Хәбир Иштирәков үз чыгышында ассызыклаганча, юбилей конференциясе составы - күренекле. “Аңа делегатлар итеп, республиканың барлык муниципаль берәмлекләреннән, ветеран оешмаларыннан 100дән артык кеше сайланган. Катнашучылар арасында – Советлар Союзы Геройлары, Социаль Хезмәт Геройлары, сугыш ветераннары, министрлык һәм ведомство, башка иҗтимагый һәм ветеран оешмалары җитәкчеләре”, - дип билгеләде Хәбир Иштирәков.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 8 меңнән артык чара уздырылуы турында сөйләделәр
Татарстанда нинди Яңа ел чаралары узган, Казанда бәйрәмне ачык һавада ничә казанлылар каршы алган һәм чыршыларны кая тапшырырга мөмкин икәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Иннополиста яңартылган балалар поликлиникасы ачылды
2026 елның 13 гыйнварында Иннополиста балалар поликлиникасын ачу тантанасы узды. Яңа медицина объекты шәһәрнең педиатрия хезмәте мәйданын 2 тапкырдан артыкка киңәйтте, ә кабинетлар саны 3 тапкырга артты. Яңартылган бинада шулай ук бригада өчен аерым керү урыны булган тәүлек буе эшли торган ашыгыч ярдәм хезмәте урнашкан.
12
гыйнвар, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте. Искәртәбез, бүген ТР Рәисе Указы белән ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп Азат Җиһаншин билгеләнде.
Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз