Минтимер Шәймиев: "Дөнья - зур, объектлар төрле, ә аларны саклау кагыйдәләре - барысы өчен дә уртак"

2012 елның 3 октябре, чәршәмбе
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев ИКОМОС экспертлары белән бергә Зөя утрау-шәһәрчегендә булды.

Исегезгә төшерик, кичә ИКОМОС экспертлары - Виши Золт һәм Гергели Надь борынгы Болгар шәһәрендә булдылар.

Бүген алар беренче булып, Троицкий чиркәвендә булдылар, аның тарихы турында Зөя Успение монастыре рухание игумен Силуан сөйләде.

"Чиркәү үзе зур түгел иде. Төсенә килгәндә, без аны күзәтә алабыз: ул диварның кайбер урыннарында яхшы сакланган", - дип билгеләде ул.

"Реставрация эшләре башланганчы объектларда махсус тикшерү эшләре алып барыла. Хәзергә чиркәүне реставрацияләү эше төгәлләнеп килә", - диде ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова.

"Бу диварларга 500 елдан артык булуына гаҗәпләнәм", - дип үз тәэсирләрен әйтте Минтимер Шәймиев, Троицкий чиркәвеннән чыкканда.

"Зөя утрау-шәһәрчеге" дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музее директоры Артем Силкин экспертларның игътибарын XVI гасыр бүрәнәләренең берсенә юнәлтте, алар, утрауда биналар төзелеше өчен, Угличтан Идел буйлап йөздерелгән. "Нәтиҗәдә, сез бу материалны эталон сыйфатында файдалана аласыз", - дип билгеләделәр Венгрия экспертлары.

Кунаклар шулай ук "Всех Скорбящих радость" соборын карадылар. Татьяна Ларионова гыйбадәтханә бинасында аерым элементларны гына үзгәртүләре турында сөйләде.

ТР Дәүләт Киңәшчесе барлык торгызу эшләреннән соң, монда чиркәү һәм дөньяви җырлау оештырылачагына ышандырды.

Сергиев чиркәвенең борынгы баскычлары буйлап менгәндә, Минтимер Шәймиев һәм ИКОМОС экспертлары борынгы түшәмнең ярылган урыннарын игътибар белән карадылар.

Бинаны торгызучы белгечләр реставрация ясау эшләре нәтиҗәсендә ярылу урыннарының туктатылуы һәм аларның зураю куркынычы юклыгы турында хәбәр иттеләр.

"Безнең чиркәү бинасын тулысынча торгызуыбызда шигебез юк", - дип ассызыклады М.Шәймиев.

Соңыннан кунаклар республика Дәүләт Киңәшчесе белән бергә Успение монастырен һәм Братский корпусны - федераль әһәмияткә ия булган XVII-XVIII гасыр мәдәният һәйкәлләрен карадылар.

Соңгы булып, кунаклар Ат ишегалдында (Конный двор) булдылар. "Ике ел эчендә зур эш башкарылды, - дип билгеләде Минтимер Шәймиев. - Торгызу эшләре вакытында ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы Комитеты куйган таләпләр исәпкә алынды. Без бу объектлар дөнья күләмендә әһәмияткә ия булсыннар өчен, бик күпне эшлибез".

Ул Зөя утрау-шәһәрчегендә булган объектларны ЮНЕСКОга кертү өчен материаллар 2 ел элек тапшырылуын әйтеп китте.

Билгеләп үтәргә кирәк, күчмә чара бу тарихи һәйкәлләрне, ИКОМОС экспертлары теле белән әйткәндә, номинацияләрне, Болгар трихи-археология комплексын, Зөя тарихи-мәдәни һәм ландшафт комплексын ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү буенча башланган эш кысаларында оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International