Рөстәм Миңнеханов РФ сәламәтлек саклау министры белән очрашты

2012 елның 10 октябре, чәршәмбе
Бүген Казан Кремлендә Рөстәм Миңнехановның РФ сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова белән эшлекле очрашуы үтте. Очрашуда шулай ук ТР Президентының икътисади мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррәхов, КДМУ ректоры Алексей Созинов катнашты.

ТР Президенты Вероника Скворцовага, федераль үзәктән республикага күрсәтелгән ярдәм өчен, рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, әлеге ярдәмнең нәтиҗәләре күренә, һәм аларның иң мөһиме – ТРда уңай демографик вәзгыять.

Очрашуда катнашучылар алдагы вакытта ТРда сәламәтлек саклауны модернизацияләү һәм үстерү программаларын тормышка ашыру перспективалары турында сөйләштеләр
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International