Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Ютазы районы башлыгы сайланды
2012 елның 19 октябре, җомга
Бүген Ютазы районы II чакырылыш Халык депутатлары советының XXIII утырышында ТР Ютазы районы башлыгы итеп, Рөстәм Нуриев сайланды.
Утырышта ТР Премьер-министры урыбасары Илдар Халиков, ТР Президенты Аппараты, республика Министрлар Кабинеты вәкилләре, башка түрәләр катнашты.
Көн үзәгендә 4 мәсьәлә иде. Җирле үзидарә органнарына өстәмә депутатлар сайлау нәтиҗәләренә кагылган мәсьәлә буенча районның территориаль сайлау комиссиясе рәисе Кәшиф Вәлиев чыгыш ясады.
Ул барлык сайлау участокларындагы сайлаулар дөрес булуы һәм тәртип бозулар булмау турында хәбәр итте. Сайланган депутатлар исемлегенә 96,3 процент нәтиҗә белән Рөстәм Нуриев кергән.
Соңыннан ТР Премьер-министры Илдар Халиков сайлауларга шундый күп кеше килүе районда халык проблемаларын чишә ала торган берләшкән команда эшләвен раслый, дип билгеләде. “Рөстәм Мидхәт улы үзен принципиаль, җитди җитәкче буларак күрсәтә алды, - дип ассызыклады И.Халиков. – Атна саен без видеоконференцияләрдә районда проблемаларның вакытында хәл ителүен күрәбез”. ТР Премьер-министры Р.Нуриев эшчәнлегенә кыскача характеристика бирде һәм депутатларны тавыш биргәндә, аның кандидатурасы яклы булырга чакырды
“Хөрмәтле депутатлар, республикабыз Президенты кушуын үтәп, район башлыгы итеп, Рөстәм Нуриевны сайларга тәкъдим итәм”, - дип үз чыгышын тәмамлады Премьер-министр.
Моннан тыш, район Советының ике депутаты Нуриевны яклап, чыгыш ясадылар һәм кандидатуралар китерүне бетерергә тәкъдим иттеләр.
Депутатлар тавыш бирүгә киткәнче, аудитория алдында Рөстәм Нуриев чыгыш ясады. Ул үз эшен алып барачак юнәлешләрне кыскача билгеләде,
- бу – мәгариф, авыл хуҗалыгы, төзелеш һәм ТКХ өлкәсе, сәламәтлек саклау, мәдәният һ.б.
“Без нәтиҗә булсын дип, эшлибез һәм эшләячәкбез”, - дип ассызыклады Р.Нуриев.
Район Советының 20 депутаты катнашкан яшерен тавыш бирү вакытында район башлыгы вазыйфасына бер тавыштан Рөстәм Нуриев сайланды.
Илдар Халиков беренче булып район башлыгын котлады һәм аның күкрәгенә билге такты, таныклык һәм чәчәкләр тапшырды.
Рөстәм Нуриев ант бирде һәм сайлаганнары өчен, депутатларга рәхмәтен белдерде һәм аерым рәхмәт сүзләрен ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиковка әйтте.
“Ютазы район башлыгы вазыйфасын мин безнең халык алдында зур җаваплылык буларак кабул итәм. Сезнең ышанычны аклар өчен, барын да эшләрмен, дип сүз бирәм. Рәхмәт!”, - диде Рөстәм Нуриев.
Киңәшмә соңында район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс игълан ителде.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз