Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
"Мәскәү банкы" ААҖ белән хезмәттәшлек турында килешү имзаланды
2012 елның 19 октябре, җомга
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Мәскәү банкы” (“Банк Москвы”) президенты-идарә рәисе Михаил Кузовлев хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.
Кул куйганнан соң, ТР Хөкүмәт Йортында журналистлар белән әңгәмәдә Михаил Кузовлев килешүнең асылы турында сөйләде.“Без бүген ТР белән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдык. Ул, бер яктан, хезмәттәшлекнең гомуми шартларын –ничек төп юнәлешләрне билгеләячәгебезне күрсәтә. Шул ук вакытта безнең бу килешүгә кушымта бар, анда без 13 миллиард сумга проектлар эшләдек. Алдан ук яхшы эш башкарылды”.
Михаил Кузовлев сүзләренчә, “без принциплар турында гына килешмәдек, ә бик күп проектларны эшләдек”. “Бу торак-коммуналь хуҗалыгы, шәһәр хуҗалыгы, транспорт проектлары, инфраструктура проектлары, - дип хәбәр итте ул. – “Мәскәү банкы” стратегиясе – ул шәһәр, республика хуҗалыгы белән эшләү”.
“Проектларны тормышка ашыру 3-5 елга исәпләнә. Ләкин мин кушымтада күрсәтелгән проектлар белән генә чикләнмәбез, дип уйлыйм, - дип белдерде ул. – Бу – башы гына. Без республикада “Мәскәү банкы” филиалы тагын да лаеклырак урында торырга тиеш, дип уйлыйбыз. Чөнки аның өлеше бүген күп түгел – 1 проценттан азрак. Ләкин әгәр дә кредит портфеле ел башына 2 миллиард сумнан артык булса, хәзер ул - 4,5 миллиард. Без ул ел ахырына 5 миллиард сумнан артык булыр, дип өметләнәбез”.
Белешмә өчен. Кул куелган килешү кысаларында “Мәскәү банкы” һәм ТР Хөкүмәте үз көчләрен Татарстан икътисадын үзгәртүгә юнәлтелгән финанс ресурсларын мобильләштерү өчен, берләштерәчәкләр. “Мәскәү банкы” республиканың финанс-кредит базарын үстерү программалрын тормышка ашыруда катнашачак.
Моннан тыш, Татарстанда “Мәскәү банкы” урта, бигрәк тә, кече бизнес предприятиеләренә хезмәт күрсәтүдә лидер булырга планлаштыра.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз