Төп доклад белән “МастерКард” ҖЧҖ вице-президенты һәм продуктларны сату һәм үстерү департаменты җитәкчесе Александр Дунаев чыгыш ясады. Ул агымдагы хәлләр һәм проектны булдыру тарихы турында сөйләде. Шулай ук ул килешүгә 2011 нче елның июнендә Петербург халыкара икътисад форумында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән сөйләшүләр барышында ирешелгәнлеген искәртте.
ТРда MasterCard компетенциясе үзәген – “Ак Барс”ны булдыру буенча чаралар планы нигезендә, эшләр алып барыла.
Александр Дунаев билгеләвенчә, төп бурычларның берсе – акчасыз түләүне арттыру.
“MasterCard компетенциясе үзәге” проекты кысаларында “МастерКард” ҖЧҖ компаниясе илнең башка төбәкләрендә кулланыла торган үз чишелешләрен бирәчәк, кертәчәк һәм файдаланачак.
“MasterCard компетенциясе үзәге” проектын тормышка ашыру халыкның финанс яктан белемен арттырачак, акчасыз түләүнең үсешен тәэмин итәчәк.
Карталар белән акчасыз түләү – салым базасының ачыклыгын һәм кулланучылар базары буенча дөрес аналитик мәгълүмат белән тәэмин итә торган төп электрон сервисларның берсе, дип саныйлар MasterCard вәкилләре. Россиядә “MasterCard” компаниясенең төп макксаты – электрон түләүләрнең дәрәҗәсен арттыру.