Алексей Песошин: Татарстанда коррупциягә каршы көрәш эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләре санына керә

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Коррупциягә каршы көрәш Татарстан Президенты һәм ТР Хөкүмәте эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре санына керә.

Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин беренче Бөтенроссия яшьләр коррупциягә каршы форумы ачылышында хәбәр итте.

Ачылыш тантанасы КФУның Идарә икътисады һәм финанслар институтында узды.

Алексей Песошин билгеләгәнчә, коррупция проблемаларын хәл итү өчен республикада кирәкле норматив база булдырылган, тиешле максатчан программалар кабул ителгән, алар кысаларында коррупцияне кисәтү буенча чаралар уздырыла.

“Ышанам, форум файдалы һәм уңышлы узачак”,- диде ул.

Форум Казанда 12 марттан 15 мартка кадәр узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International