ТР Хөкүмәте йортында су объектларында куркынычсызлыкка багышланган брифинг узды

2020 елның 31 марты, сишәмбе

Татарстан халкын үзизоляция режимы вакытында балык тотарга чыкмаска чакырдылар. Шундый мөрәҗәгатьне ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан Республикасының кече күләмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов җиткерде.

“Санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчы бернинди балык тоту һәм бернинди кече күләмле судноларда хәрәкәт итү турында сүз дә булырга тиеш түгел. Без, әлбәттә, күзәтү алып барачакбыз”, - диде Юрий Венедиктов.

Юрий Венедиктов шулай ук хәбәр иткәнчә, быелгы кышта Татарстанда боз астына китеп, биш кеше үлә. “Гомумән, 2019-2020 елларның кышкы чорында 25 һәлакәт теркәлде, боз астына китеп биш кеше үлде, 87 кешене  коткара алдык”,- дип ачыклады ул.

Коронавирусны кисәтү буенча кертелгән режим аркасында, Татарстанның кече күләмле суднолар буенча дәүләт инспекциясендә халыкны шәхси сораулар буенча кабул итү вакытлыча туктатылды, дип белдерде Юрий Венедиктов.

“Гражданнарны кабул итү графикларын без Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Дәүләт инспекциясе сайтларында урнаштырдык. Кешеләрне кабул итү тәрәзәләре санына һәм һәр ике сәгать санитар эшкәртүгә карап чикләячәкбез”, - диде спикер.

Казанда кабул итүгә язылу буенча телефон номерлары: 288-46-10, 288-46-43.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International