Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Бүген ТР Суд департаменты идарәсенең яңа җитәкчесе тәкъдим ителде
2013 елның 10 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Югары Судында, ТР Суд департаменты идарәсе коллективына яңа җитәкчене тәкъдим иттеләр. Бүгеннән башлап, әлеге вәкаләтләрне Җәүдәт Салихов башкарачак. Аны яңа вазифага кабул итү һәм моңарчы 1998 нче елдан башлап суд департаменты идарәсе башлыгы булып эшләгән Җәүдәт Сәлаховны озату чарасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Федерациясе Югары Суды каршындагы Суд департаменты генераль директоры урынбасары – Хәрби судлар эшчәнлеген тәэмин итү буенча Баш идарә башлыгы Алексей Слотюк, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев, ТР буенча баш федераль инспектор Рөстәм Идрисов, Татарстан район судлары рәисләре катнашты.
Иң элек сүз Алексей Слотюкка бирелде. “Җәүдәт Җәләлетдинович Суд департаменты оешуның беренче көннәреннән үк эшли башлады, аның белән күптәннән таныш, аны шушы вазифасыннан кайчан да булса озатасы булачагы турында уйланганым юк иде. Аның ил, Татарстан алдындагы казанышлары,фидакарь хезмәте, гаиләсе, туганнары, балалары, хезмәттәшләре алдында горурланырга мөмкинлек бирә”, - дип, ул РФ Югары Суды каршындагы Суд департаменты генераль директоры Александр Гусев исеменнән рәхмәтен җиткерде. Алексей Слотюк билгеләп узганча, аны вазифасыннан азат итү турындагы фәрман имзалануның сәбәбе, бары тик яше белән генә бәйле, башка сәбәпләргә урын юк. Ул, илнең суд системасы үсешенә зур өлеш керткәне өчен, Җәүдәт Сәлаховка “РФ суд системасының мактаулы хезмәткәре” исемен бирү турындагы фәрманны укып үтте һәм бу уңайдан билге тапшырды. “Җәүдәт Җәләлетдинович киләчәктә дә, үзенә алмашка килүчеләргә бай тәҗрибәсен уртаклашып, киңәшләрен бирер дип уйлыйм”, - дип белдерде Алексей Слотюк.
Ә Җәүдәт Салиховны исә, яңа вазифасы, күптән түгел узган туган көне белән тәбрикләп, РФ Югары Суды каршындагы Суд департаменты генераль директоры урынбасары аның биографиясен, казанышларын, алган исемнәрен санап узды. Ул ике җитәкченең исемнәре бер үк, фамилияләрендә дә бары бер хәреф кенә аерма булуына да игътибарны юнәлтте. Алга таба да Җәүдәт Салиховның республика иминлеге өчен эшендә уңышлар, шулай ук яңа вазифада суд системасының барлык нечкәлекләренә дә тиз арада төшенүен теләп: “Мәскәү ягыннан теләсә-нинди ярдәм тәэмин ителәчәк”, - дип ышандырды Алексей Слотюк.
Илдар Халиков Җәүдәт Сәлаховка 15 ел дәвамындагы фидакарь хезмәте өчен ТР Президенты, Хөкүмәте исеменнән рәхмәтен җиткерде. Аның әйтүенчә, соңгы елларда халыкның судларга ышанычы күпкә артты. “Федераль җитәкчелектән дә үз эшеңә карата матур җылы сүзләр ишетү, күпъеллык эшнең күркәм нәтиҗәләренә шаһит булуыбыз, район судлары биналары сафка басуы, шушы еллар эчендә башкарылган күптөрле файдалы гамәлләр теркәлүе – зур мәртәбә. Судьялар да бит гади кешеләр, эш шартлары аларның да хезмәт сыйфатына зур йогынты ясый. Киләчәктә дә уңайлы шартлар тудыру, куелган бурычларны хәл итү юлларын табу максатын күздә тотачакбыз”, - дип, Илдар Халиков Алексей Слотюк тарафыннан яңгыраган “Мәскәү һәртөрле ярдәмгә әзер” дигән гыйбарәнең күңелләргә җылы өрүен ассызыклап үтте. Тәбрикләү чыгышыннан соң, Премьер-министр яңа җитәкче Җәүдәт Салиховка уңышлар юлдаш булуын теләп, күн портфель бүләк итте. “Җәүдәт Җәләлетдинович судьялар берләшмәсен нәтиҗәле эшкә өнди белде, минемчә, Җәүдәт Миргазәмович та аның бу сыйфатын үзендә тәрбияләп, аның киңәшләренә колак салыр”, - дигән теләктә калды Хөкүмәт башлыгы.
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев исә, Илдар Халиковның тәбрикләүләренә кушылып, парламент һәм суд системасын закон берләштерүен искәртеп узды. Дәүләт Советында законнар языла, ә суд алар нигезендә эшли. “Җәүдәт Сәлахов үз эшенә гашыйк булып, гаделлеге, эчкерсезлеге, мәрхәмәтлелеге белән аерылып торды, шул ук вакытта үзе кушканын үтәүне дә таләп итә белде”, - дип, Александр Гусев аңа рәхмәтен ирештерде.
Илгиз Гыйләҗев сүзләренә караганда, суд департаменты идарәсе белән җитәкчелек итүгә көчле шәхес билгеләнгән. “Җәүдәт Миргазәмович суд системасыннан ерак тормаса да, барлык нечкәлекләрне үк белеп бетермәскә дә мөмкин. Шуңа күрә яңа вазифага кереп китү чоры авырлыкларына битараф булмагыз, аңа теләктәшлек итегез. Ә Җәүдәт Җәләлетдиновичка без алга таба да мөрәҗәгать итәрбез, аның белән элемтәдә торырбыз дип уйлыйм”, - дип белдерде ТР Югары Суды Рәисе.
Җәүдәт Сәлахов җавап чыгышында билгеләп узганча, моннан 15 ел элек суд департаменты системасына нигез салынуы зур алгарыш булды. “Бүгенгәчә суд системасында саллы эшләр башкарылды: судьялар корпусы саны һәм сыйфаты ягыннан үзгәрешләр кичерде, суд системасының абруе үсте, яңа биналар калкып чыкты. Аерым алганда, Татарстанда уңай үзгәрешләр күзәтелде, матди-техник тәэминат камилләште, финанслау дәрәҗәсе яхшырды. Беренче ун елда финанслау 30 мәртәбә арту нәтиҗәсендә без 30 бина төзүгә ирештек. Бүгенге көндә иң матур биналар – район судлары биналары. Судларны информатизацияләүгә, югары технологияләргә өстенлек бирүгә зур игътибар юнәлтелде, судьяларның хезмәт хаклары арттырылды. Беренче елларда ук судьяның хезмәт хакы 1 мең долларга тәңгәлләштерелгән чикне без инде бүгенге көндә берничә мәртәбә уздык. Бу безнең уртак тырыш эш нәтиҗәсе”, - дип ассызыклады Җәүдәт Сәлахов. “Бер сүз белән әйткәндә, суд системасы өчен күп эшләр башкарылды. Мин үземнең бурычымны үтәдем дип саныйм. Минем тыйнак эш күрсәткечләре Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы җитәкчелеге тарафыннан югары бәяләнүенә шатмын”, - дип, ул иңгә-иң куеп эшләгән Татарстан Югары Судына да, коллективына, хезмәттәшләренә дә рәхмәтен җиткерде.
Җәүдәт Салихов исә, судьялар берләшмәсенә эшләргә җайлы һәм рәхәт булуы өчен барлык көчен куячагына вәгъдә бирде һәм үзенә карата зур ышаныч баглануына рәхмәтен белдерде.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз