РФ субъектлары җитәкчеләре ТАССР төзелүнең 100 еллыгына бәйле рәвештә котлаулар юллыйлар.
«Подмосковье кешеләре исеменнән сезне ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән котлыйм! Тарихи 1920 елның 27 мае татар халкының дәүләтчелеген формалаштырудагы мөһим дәверне башлап җибәрде, аңа яңа шартларда социаль-икътисадый үсеш өчен киң мөмкинлекләр тудырды. Гасыр буена республика кешеләре хезмәте белән барлык башлангычларда да уңышларга һәм җиңүләргә китергән куәтле җитештерү, фәнни һәм мәдәни потенциал барлыкка китерелде», - диелә Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев телеграммасы текстында.
Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев ассызыкалганча, Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек өлкәнең һәрвакыт икътисадый, сәнәгати һәм мәдәни сәясәте өстенлекләренең берсе булды. Төбәкләр арасында ныклы партнерлык һәм дустанә мөнәсәбәтләр урнашты, сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, мәдәни һәм гуманитар багланышлар үсә.
Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилёв билгеләп үткәнчә, Татарстанның күп милләтле үзенчәлекле үсешенең казанышларга бай юлы Татарстан кешеләренең күп буыннарының таланты һәм хезмәте белән корылган.
Мордовия Республикасы башлыгы Владимир Волков төбәкләр арасындагы дустанә һәм күршеләрчә багланышларны югары бәяли.