Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар 2020 елның13 сентябрендә булачак

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар 2020 елның13 сентябрендә булачак. Бүген мондый карар алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унынчы утырышында кабул ителде.  

Татарстан Конституциясенең 75 статьи 16 пункты, Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 104.2 статьясының 1 өлеше нгигезендә Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар Татарстан Республикасы Дәүләт Советы  тарафыннан билгеләнә. 

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин хәбәр иткәнчә, быел сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты вәкаләтләре срогы тәмамлана. Сайлау законнары нигезендә сайлаулар билгеләү турындагы карар тавыш бирү көненнән 100 көннән дә алда һәм 90 көннән дә соңрак кабул ителмәскә тиеш».

Сайлаулар билгеләү турындагы карар буенча  Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар сентябрьнең икенче якшәмбесенә, ягъни 2020 елның 13 сентябренә туры килә. Әлеге карар басылып чыкканнан соң республикада фактта сайлау кампаниясе рәсми рәвештә башланып китәчәк.

Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды. 

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унынчы утырышында барысы 16 мәсьәлә каралырга тиеш иде. Нәтиҗәдә көн тәртибенә 40 мәсьәлә кертелде.

2019 елга республика бюджеты һәм Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының бюджеты үтәлеше турындагы закон проектлары беренче укылышта каралды.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Бюджет кодексына үзгәрешләр кертүче закон проектлары һәм инвестицион эшчәнлек турында, алкоголь продукциясен сату вакытын, шартларын һәм урыннарын өстәмә чикләүләр турында, юл хәрәкәтен оештыру өлкәсендәге аерым  мәсьәләләрне җайга салу турында һәм башка закон проектлары беренче укылышка әзерләнгән иде.

Өченче укылышка җир асты байлыклары турында республика законына үзгәрешләр кертү хакындагы закон проекты әзерләнгән.

Төгәлрәк Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сайтында https://gossov.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/530.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International