Татарстанда 2020 елның беренче ярты елында торак сатып алуга 17,5 мең кредит бирелгән

2020 елның 21 июле, сишәмбе

Татарстанда 2020 елның беренче ярты елында торак сатып алуга гомуми күләме 36,7 млрд сумга 17 мең 593 кредит бирелгән. Бу хакта Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов Министрлар Кабинетында республика халкының торак шартларын яхшырту темасына багышланган брифингта хәбәр итте.

Министр билгеләгәнчә, 10,5 млрд сум кредитлар беренчел базар өчен. Агымдагы елның 1 ноябренә кадәр булачак 6,5% ярдәм төзелеш өчен кредитлар алу процессы үсешенә ярдәм иткән.

Татарстанда алты меңнән артык яшь гаилә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ. Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта әйтте.

Моңа кадәр программа буенча гаилә торак бәясеннән 10%ын кертергә тиеш иде. Быел беренчел кертем кимегән. Дамир Фәттахов әйтүенчә, 1 сентябрьгә кадәр ул 5%ка кадәр киметеләчәк. Беренчел кертемгә ана капиталы акчасын да кертергә ярый. Һәр бала туган саен, фатир бәясенең 200 мең сумы чигерелә. 

ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Марат Зарипов сүзләренчә, “Яшь гаилә” программасы кысаларында 6 мең гаиләне торак белән тәэмин итү планлаштырыла. Яңа программаны гамәлгә кертү илкүләм “Демография” проектын тормышка ашыруга да этәргеч бирәчәк.

Искә төшерәбез, Татартстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәтенә Татарстанның барлык яшь гаиләләренә социаль ипотека программасы эшен киңәйтергә кушты.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International