Эльмира Зарипова: Татарстанда эшсез калганнарның 40%ы моңарчы “соры” базарда хезмәт иткән

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

Рәсми теркәлгән эшсезләр Татарстанда ел башыннан 7 тапкыр  арткан.

Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында брифингта хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белдерде.

“Хезмәт базарындагы һәр икенче кеше элек эшләмәгән яки „соры“ базарда мәшгуль дип әйтергә була”, - диде ул. Министр сүзләренчә, рәсми рәвештә эшсез булып теркәлгәч тә, “соры” хезмәт базарында эшен дәвам итүчеләр ачыкланган.

Эльмира Зарипова әйтүенчә, рәсми эш урыны булмаганнар эшсезлек буенча миниаль пособиегә генә өмет итә ала, аның күләме 4,5 мең сум.

Министр законсыз юл белән акча алып, аннары фаш ителгәч, аларны кайтарту очраклары да булганын әйтте.

Ул 1 марттан мәшгульлек үзәкләре ярдәмендә 9,5 меңнән артык кеше эшкә урнашканын билгеләп узды. Эшсез һәр өченче кеше эшен 1 марттан соң югалткан. Аларның күпчелеге сәүдә өлкәсе хезмәткәрләре.

“Эшсезлек үсеше темплары кимүгә таба бара. Әгәр пик чорында, ягъни апрельнең соңгы декадасында, атна саен 15 меңләп кеше эшсез булып теркәлсә, соңгы ике атнада ул атнасына 3 меңнән артмый”, - диде министр.

Тулы көн эшләмәүчеләр саны да кими бара. 29 июльгә ул 29,9 мең кеше, 6 майга 40,6 мең кеше булган. Карантин белән бәйле рәвештә вакытлыча читтән торып эшләүче хезмәткәрләр саны 59 мең 352 кеше тәшкил итә.

“Хезмәт базарындагы хәл берникадәр тотрыкланып килә, киеренкелек кими. Ел азагына эшсезлекнең кризиска кадәр булган дәрәҗәсенә кайту фаразлана”,- дип белдерде Эльмира Зарипова.

Татарстанда эшчеләргә ихтыяҗ кичергән һөнәри тармаклар билгеле.

“Вакансияләр базары көннән-көн арта. Төзелеш, авыл хуҗалыгы, сәнәгать җитештерүе тармаклары эшен туктатып та тормады. Дөрес, кунакханә, ресторан бизнесы, берәмле һәм күпләп сәүдә юнәлешләре берникадәр кысылды, ләкин алар да бүген персонал җыя башлады”,- диде министр.

Вакансияләрнең 42%ы җитештерү тармагына, 13%ы төзелешкә, консалтинг һәм транспортка 6%т, сәламәтлек саклау, мәгариф тармакларына 4%, азык-төлек сәнәгатенә 3% туры килә.

Эшче һөнәрләргә тукталсак, монтажчыга уртача 68 мең сум хезмәт хакы түләргә әзерләр. Бетончы, арматурачының уртача хезмәт хакы 45 мең сум, ташчыныкы 40,5 мең сум. Полиция хезмәткәренең уртача эш хакы 26 мең сумнан артык, автомобиль йөртүченеке 33 мең сум.

Идел буе округындагы 14 төбәк арасында Татарстан эшсезлек дәрәҗәсе буенча 11 нче урында.

2020 елның 1 июненнән 3 яшьтән 7 яшькә кадәр балаларга айлык түләүләр билгеләнә. Татарстанда бу акчалар 27 меңнән артык кешегә күчерелгән. Тик бу пособиене алу өчен билгеле бер чикләүләр бар, шул сәбәпле ул гариза язган барлык гаиләләргә түләнмәгән.

Пособиегә җан башына кереме Россия субъектында билгеләнгән яшәү минимумыннан – 9450 сумнан кимрәк булган һәм милек күләме зур булмаган гаиләләр өмет итә ала. Аларга 4686 сум күләмендә пособие түләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International