Алексей Песошин Чаллыда төзекләндерелгән юлны ачты

2020 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

Чаллыда бүген капиталь ремонттан соң Машина төзүчеләр урамы буйлап юл хәрәкәтен ачтылар. Тантаналы чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты.

Хәсән Туфан проспектыннан Яшьлек проспектына кадәр участокта ремонт эшләре илкүләм “Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” проекты кысаларында башкарылды. Төзекләндерелгән юлның озынлыгы 3 км. дан артык.

“Илкүләм “Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” проектын гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Татарстанда 543 километр юл капиталь ремонтланды. 2020 елда программа буенча 55 километр шәһәр урамы юлы һәм 165 километр төбәк юлларын төзекләндерү планлаштырыла”, - дип билгеләде Алексей Песошин.

Ремонт эшләре барышында юл өслеге тулысынча яңартылган, тротуарлар төзекләндерелгән, фонарьлар, светофорлар һәм 200 юл күрсәткече урнаштырылган, җәяүлеләр кичү юллары тәртипкә китерелгән.

Аннары ТР Премьер-министры юл хуҗалыгы алдынгыларына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатларын тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International