Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин бүген ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышын уздырды.
Бу чара ТР Хөкүмәте йортында узды. Төп мәсьәлә – Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының яңа уку елына әзерлеге иде.
Рөстәм Нигъмәтуллин хәбәр иткәнчә, яңа уку елында республика территориясендә 1404 гомуми белем бирү оешмасын ачу планлаштырыла.
Гомуми белем бирү оешмаларының яңа уку елына әзерлеген тикшерү өчен республика муниципаль берәмлекләрендә ведомствоара комиссияләр оештырыла. Бүгенге көнгә тикшерүгә 636 мәктәп, 146 урта, 548 югары һәм өстәмә белем бирү объектлары, шулай ук 1 816 балалар бакчасы тәкъдим ителгән.
Гомуми белем бирү оешмаларының яңа уку елына әзерлеге турында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Азат Шарапов җиткерде.
Татарстанда яңа уку елына әзерлек кысаларында гомуми белем бирү оешмаларында янгын куркынычсызлыгы таләпләре хакында РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Сергеев хәбәр итте.
Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының санитар-эпидемиологик хәле һәм яңа уку елына әзерлек барышында санитар-эпидемиологик таләпләр турында Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Любовь Авдонина сөйләде.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының полиция башлыгы урынбасары Фәргать Мөхәммәтҗанов яңа уку елына әзерлек чорында гражданнарның иминлеген һәм җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү турында җиткерде.
Рөстәм Нигъмәтуллин искә төшергәнчә, балаларның сәламәтлеген һәм тормышын саклау, шулай ук белем бирү процессының сыйфатлы һәм нәтиҗәле булуын тәэмин итүче имин шартлар тудыру башкарма хакимият органнарының һәм җирле үзидарәнең өстенлекле бурычлары булып тора.