Алексей Песошин Казанда лицей ачылышында: Быел республикада 8 яңа мәктәп ачыла

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казанның 187нче күп профильле лицей укучыларын Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котлады.

Лицей Нәҗип Җиһанов урамында урнашкан һәм ул 1224 укучыга исәпләнгән. Анда IТ-полигон да бар.

“Барыгызны да зур канәгатьлек белән Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котлыйм, - диде ТР Премьер-министры, яңа мәктәп укучылары каршында чыгыш ясап.  Татарстан Республикасында белем бирү системасын үстерү һәм камилләштерүгә һәрвакытта да аерым игътибар бирелә. Быел гына да республикада 8 яңа мәктәп ачыла, шулай ук Совет районында да. Сез яңа заманча мәктәп ишекләрен ачып керәсез, анда үсү, камилләшү өчен барлык шартлар да тудырылган”.

Алексей Песошин искә төшергәнчә, быел республикада 56 мең бала 1 класска бара. Ул барлык укучыларга уңышлы уку елы һәм яхшы билгеләр генә алуларын теләде.

“Хөрмәтле педагоглар, сезнең кулларда республикабызның киләчәге”, – диде Алексей Песошин укытучыларга мөрәҗәгать итеп, һәм эшләрендә уңышлар теләде.

ТР Хөкүмәте башлыгы  шулай ук мәктәпне вакытында файдалануга тапшырган төзүчеләргә рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International