Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Татарстанның сәламәтлек саклау учреждениеләре вәкилләренә 17 яңа тиз медицина ярдәме күрсәтү автомобильләре ачкычларын тапшырды. Тантаналы чара С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы каршындагы мәйданчыкта узды. Анда ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков катнашты.
Ләйлә Фазлыева ассызыклаганча, быел, авырлыкларга карамастан, федераль һәм республика программалары ярдәме белән Татарстан 100 яңа тиз медицина ярдәме күрсәтү автомобильләре алган.
Машиналар алты хастаханәгә бирелә: Казан һәм Чаллы шәһәрләренең тиз медицина ярдәме күрсәтү стацияләре, Балтач, Кама Тамагы, Питрәч, Менделеевск район хастаханәләре. Барлык машиналар да заманча медицина җиһазлары белән җиһазланган.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасының тиз медицина ярдәме күрсәтү хезмәтендә 419 берәмлек санитар транспорты бар. Шуларның 29ы РФ Хөкүмәте карары белән яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәшү максатында алынган.