Алексей Песошин Татарстан халкын Машина төзелеше көне белән котлады

2020 елның 26 сентябре, шимбә

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Машина төзелеше көне белән котлады.

“Хөрмәтле машина төзелеше комплексы хезмәткәрләре! Тармакның хөрмәтле ветераннары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм.

Машина төзелеше - төбәкләрнең үсеш дәрәҗәсен һәм темпларын билгели торган алдынгы тармак. Автомобиль, судно, самолет, нефть-газ-химия, авыл хуҗалыгы сәнәгате өчен производство коралы, югары технологияле прибор һәм агрегат, медицина эшләнмәсе - бу продукциядән башка булмый.

Болар барысы да безнең махсус һөнәри бергәлекне тәкъдим итүче машина төзүчеләр кулы белән булдырыла.

Бу бергәлектә үзара ярдәм, кооперация һәм интеллектуаль синергия принциплары эшли.

Барлык тармак хезмәткәрләренә һәм ветераннарына республикага намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәм һәм аларга яңа җитештерү казанышлары, нык сәламәтлек һәм иминлек телим.

Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В.Песошин”.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International