ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы башлыгы Татарстан торак пунктлары чикләре турындагы белешмәләрне Бердәм дәүләт күчемсез мөлкәт реестрына кертү турында сөйләде

2020 елның 17 октябре, шимбә

Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Татарстан Республикасы торак пунктлары чикләре турындагы белешмәләрне Бердәм дәүләт күчемсез мөлкәт реестрына кертү эшенең барышы турында сөйләде.

Киңәшмәне видеоконференция режимында барлык муниципаль районнар белән ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Бүген Бердәм дәүләт күчемсез мөлкәт реестрында 3119 (24%) торак пунктыннан 754енең чикләре турында белешмәләр урнаштырылган. 913 муниципаль берәмлектән 195 составына керүче барлык торак пунктларының чикләре кадастр исәбенә куелган. 322 җирлекнең генераль планнары төрле башкаручыларда эш дәверендә, аларны башкару 1 100 торак пунктның чикләрен кадастр исәбенә куюны тәэмин итәчәк. 

Шулай итеп, 396 муниципаль берәмлекнең генераль планын эшләргә һәм 1 200дән артык торак пунктның чикләрен кадастр исәбенә куярга кирәк булачак.

Фәнил Әһлиуллин шулай ук Татарстан Республикасы чикләрен килештерү буенча эшләр турында сөйләде. Татарстан Республикасы Киңлекләр белешмәләре фонды белән берлектә республика чикләрен билгеләү өчен кирәкле төп документларның кайберләре эшләнгән.

Татарстан, Удмурт Республикасы, Башкортостан, Чуаш Республикасы, Мари Эл, Оренбург һәм Самара өлкәләре арасындагы чикләрнең төп нокталары координаталары билгеләнгән. Материаллар шушы субъектларга килештерү өчен җибәрелгән.

Бүгенге көнгә Самара өлкәсе һәм Мари Эл Республикасы белән чикләр проектлары тәмамлану стадиясендә.

Оренбург өлкәсе һәм Чуаш Республикасы белән чикләр проекты тулысынча килештерелгән.

Башкортстан, Ульяновск өлкәсе һәм Киров өлкәсе белән Татарстанның чикләре проекты әзерләнгән.

Татарстан белән Ульяновск һәм Киров өлкәләре чикләре проектлары әзерләнгән. Материаллар күрше субъектларга карау өчен җибәрелгән.

Удмурт Республикасының эшләрне башкаручылары белән чикләр вариантларын алмашуның икенче раунды уздырылган.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International