30 октябрьдә Россиядә Сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә.
Татарстан Республикасында Россиядә Сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне уңаеннан мөрәҗәгать чыкты.
“Актив гражданлык позициясе булган миллионлаган акыллы, талантлы, үзенчәлекле, гаепсез кешеләрне юк иткән тоталитар система аларның югары идеалларга ышанычларын сындыра алмады. Илле меңнән артык якташыбызның исемнәре - канлы сәяси режимлы фаҗигале вакыйгаларның корбаннарын кайгырып искә алабыз.Татарстан шәһәрләре һәм авылларында урнаштырылган мемориаллар һәм һәйкәлләр - ул халык хәтере һәм гаделлек символы.
Татарстан Республикасының сәяси репрессия корбаннары булган пенсионерлар һәм инвалидларның төбәк иҗтимагый-гуманитар оешмасы тарафыннан сәяси репрессияләрнең барлык корбаннары турында мәгълүматны саклау, шулай ук яшьләр өчен “хәтер дәресләре” уздыру эше алып барыла. Әлеге чараларның максаты - яшь буынны кешелек җәмгыяте төзүнең гуманистик идеяләре нигезендә тәрбияләү.
Озак еллар дәвамында гаделсез гаепләүләр кыенлыкларын кичергән, тормышка карата намус һәм мәхәббәт саклап калган һәркемгә сәламәтлек телим.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева”.