Алексей Песошин Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүдә: Полицейский һөнәре – иң мөһим һәм кирәкле

2020 елның 10 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген РФ Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чарада катнашты.

Ул Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән ведомствоның барлык хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлады.

“Сезнең бәйрәм күптән инде министрлык кысаларыннан чыкты, сезнең белән бергә аны бөтен халык бәйрәм итә. Полицейский һөнәре – иң мөһим һәм кирәкле. Бу һәрвакыт югары җаваплылык, гаделлек һәм батырлык”, - диде Алексей Песошин.

“Бүген сез коронавирус инфекциясе таралган шартларда үз бурычыгызны намус белән үтисез, халыкның иминлек һәм чикләү таләпләрен үтәвен контрольдә тотасыз”,- дип ассызыклады ТР Премьер-министры.

Бүгенге көндә эчке эшләр органнары ветераннарына аерым рәхмәт белдерәм, диде Алексей Песошин. Алар яшь хезмәткәрләрнең формалашуына гаять зур өлеш кертә, аларга үзләренең бай тәҗрибәсен тапшыра, һәлак булганнарның гаиләләренә барлык ярдәмне күрсәтә.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы алдында зур бурычлар тора, алар сыйфатлы рәвештә һәм үз вакытында үтәләчәк, дигән ышаныч белдерде ТР Министрлар Кабинеты башлыгы.

Алексей Песошин ведомствоның алдынгы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Сәламләү сүзе белән шулай ук ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Артем Хохорин чыгыш ясады. Ул кыскача ведомствоның агымдагы елдагы төп эшчәнлек нәтиҗәләре белән таныштырды.

Видеоконференцэлемтә режимында тантаналы чарада ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының территориаль бүлекчәләре иҗтимагый советлары һәм Ветераннар советлары рәисләре, җитәкчеләр катнашты.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International