2009 елдан Россиядә “Пенсия акчаларының ирекле тупланмаларын стимуллаштыру турында” федераль закон көченә керә

2008 елның 1 июле, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында үткәрелгән гадәти брифингта Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия Фонды бүлеге белән идарә итүче Марсель Имамов, гражданнарны пенсия акчалары белән тәэмин итү дәрәҗәсен күтәрү өчен, пенсия акчаларының ирекле тупланмаларын стимуллаштыру системасы турында сөйләде.
Мәсәлән, “Пенсия акчалары ирекле тупланмаларын стимуллаштыру турында”гы Федераль закон кысаларында гражданин, хезмәт буенча пенсиясенең җыелып килә торган өлешенә өстәмә страховка взнослары түләү максатыннан чыгып, 2008 елның 1 нче октябреннән алып, 2013 елның 1 нче октябренә кадәр мәҗбүри пенсия страхованиесе буенча ирекле рәвештә хокук мөнәсәбәтләренә керү турында гариза бирсә, пенсия акчаларын туплауны формалаштыруга дәүләт ярдәме алырга өмет баглый ала.
Әгәр хезмәткәрнең еллык взносы 2 мең сумнан кимрәк булса, дәүләт хезмәткәрнең шәхси счетына акча күчерә (ләкин елына 12 мең сумнан да артык түгел, ә пенсия яшенә җитмәгән һәм хезмәт буенча пенсиянең бар тармагына да мөрәҗәгать итмәгәннәргә - ирекле взносның һәр мең сумы исәбеннән 4 әр мең сум акча, ләкин елына 48 мең сумнан да артык түгел)
Шулай итеп, еллык ирекле взнос төрлечә булырга, ләкин 2 мең сумнан да ким булмаска тиеш. Дәүләт исә ел саен 12 мең сум яки эшләүче һәм пенсия алмаучы кешеләргә 48 мең сум күләмендә финанслауга әзер.
Марсель Имамов сүзләренә караганда, гражданның шәхси счетына өстәмә акчаны эшкә алучы да күчерергә мөмкин. Эшкә алучылар тарафыннан страховкаланган кешеләр файдасына аларның шәхси инициативалары буенча күчерелгән әлеге өстәмә страхование взнослары дәүләттән финанслаштыру алмаячак, ләкин хезмәткәр өчен яхшы стимул булачак.
Шуны да искәртик: эшкә алучының түләве бер мәртәбә социаль салымнан һәм бер эшче өчен елына 12 мең күләмендәге керемгә булган салымнан азат итә. “Пенсия акчалары ирекле тупланмаларын стимуллаштыру турында”гы Федераль закон 2009 елның 1 нче гыйнварыннан тулысынча үз көченә керә. Эшләүче гражданнар ирекле рәвештә пенсия акчаларын туплау системасына керү өчен Россия Федерациясе Пенсия Фондына гаризаларны быелгы елның 1 нче октябреннән тапшыра алалар.
Үзләренең пенсияләренең туплану өлешен ирекле рәвештә формалаштырырга теләгән кешеләрнең яше чикләнмәгән. Пенсия алды яшендә булган хезмәткәрләр, шулай ук “урта яшь” дип аталган (2005 елдан башлап мәҗбүри пенсия страхованиесенең тупланма өлешеннән чыгарылган 1953-1966 елгы ир-атлар һәм 1957-1966 елгы хатын-кызлар) хәзер, теләкләре булган очракта, ирекле өстәмә тупланмалар программасына керә алалар.
Марсель Имамов шулай ук гражданның шәхси счетында тупланган акчаларның (хезмәт буенча туплану өлеше) мирас алучыларга да бирелә алуы (үзе вафат булганда) турында искәртеп үтте.
Шул ук вакытта ул тупланган акчаларның счеттан берьюлы алына алмавына ачыклык кертеп үтте.
“Хезмәт буенча пенсиянең тупланма өлеше акчалары төп пенсиягә яхшы гына ярдәм булып тора һәм гражданнарның пенсия белән тәэмин ителеше дәрәҗәсен күтәрүгә хезмәт итәчәк”, - дип саный Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия Фонды бүлеге белән идарә итүче.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International