Казанга Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова килде

2021 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

Бүген кич белән Казанга Кулланучылар хокукларын яклау һәм кешенең уңай тормышы өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе - Россия Федерациясенең Баш дәүләт санитар табибы Анна Попова килде.

“Казан” халыкара аэропортында Анна Попованы ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм башка рәсми затлар каршы алды.

Анна Попованың Казанга килүенең төп максаты – Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе коллегиясе утырышында катнашу (2021 елның 20 гыйнварында булачак).    

Анна Попованың ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы, шулай ук сәламәтлек саклау өлкәсенең берничә объектында булуы көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International