Алексей Песошин: Азнакай районы республиканың социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш кертә

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

Азнакай районы Татарстанның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш кертә. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Азнакай муниципаль районының йомгаклау сессиясендә белдерде.

Азнакайда Алексей Песошин 220 урынлык “Сандугач” балалар бакчасында булды. Объект “Демография” илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән. Мәктәпкәчә учреждениедә балалар өчен барлык шартлар да булдырылган.

Аннан соң Премьер-министр шәһәрнең үзәк Сөембикә урамын төзекләндерү белән танышты. Беренче чират кысаларында тротуар һәм балалар мәйданчыклары ясаганнар, урам китапханәсе һәм тышкы яктырткыч урнаштырылган, яшелләндерү эшләре башкарылган, 2020 елда “Аналар” һәйкәле куелган. 2021 елда төзекләндерүнең икенче чиратын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк.

Алексей Песошин үзенең  чыгышында билгеләгәнчә, 2020 ел нәтиҗәләре буенча республика социаль-икътисади үсеш рейтингында Азнакай районы 19 нчы урынны били. Муниципаль район тулай территориаль продукт күләме буенча 8 нче урында, зур һәм урта предприятиеләрдә уртача хезмәт хакы буенча 12 нче урында һәм үзләре җитештергән товар күләме буенча 14 нче урында.

Районның тулай территориаль продуктының шактый өлешен нефть чыгару предприятиеләре формалаштыра. Тулай төбәк продуктында кече эшмәкәрлек субъектларының зур булмаган өлеше дә (6,5%) шуның белән аңлатыла.

Татарстан Премьер-министры район җитәкчелеген эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бару өчен кызыксындыручы шартлар формалаштыру эшен көчәйтергә һәм бизнес вәкилләрен дәүләт ярдәме программаларына актив җәлеп итәргә чакырды.

ТР Хөкүмәте башлыгы ассызыклаганча, Азнакай районында эшләрнең зур күләме республика программалары кысаларында башкарылган. Республикада 44 программаны гамәлгә ашыру планлаштырыла. Бу максатларда 50 млрд акча бүлеп бирү каралган.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә районның потенциалы зур. Кайбер уңай үзгәрешләр бар, дип билгеләде Алексей Песошин. 2019 ел белән чагыштырганда Азнакай аграрийлары сөт җитештерүне арттырдылар һәм тармакта хезмәт хакын күтәрүне тәэмин иттеләр. Фермер хуҗалыклары үсеш алган.

Сессия азагында Алексей Песошин ТР Дәүләт бүләкләрен тапшырды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International