Марина Патяшина: Февральдә Covid-19 очраклары кимегән

2021 елның 6 марты, шимбә

Февральдә республикада 1 мең 931 яңа Covid-19 очрагы теркәлгән. Бу гыйнварга караганда 30%ка ким. Мартның беренче атнасында уртача көнгә 50 дән артык очрак теркәлгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Марина Патяшина билгеләгәнчә, авыру очраклары кимүгә карамастан, хастаханәдән тыш пневмония 26%ка арткан. 60 яшьтән өлкәнрәкләр авыручылар арасында 43%ны тәшкил иткән.

Гыйнвар-февральдә өлкәннәр арасына авыручылар 9 районда күбрәк булган, Югары ослан, Буа, Алексеев, Нурлат, Питрәч һ.б. районнарда. Шул сәбәпле, 60 яшьтән өлкәннәргә вакөина ясату бурычы тора. Хәзергә алар арасында 40% кына вакцина ясаткан.

Февральдә Роспотребнадзор белгечләре тарафыннан 2 мең 283 объект тикшерелгән. 168 объектта хокук бозу очраклары булган.

Шулай ук 642 балалар-яшүсмерләр оешмалары тикшерелгән, 57 сендә хокук бозу очраклары теркәлгән.

Алексей Песошин рейдлар уздыруны дәвам итәргә кирәк, аеруча кичке вакытларда, дип ассызыклады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International