Алексей Песошин Татарстан Дәүләт Советы утырышында катнашты

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы утырышында катнашты. Утырышны ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды. Анда шулай ук ТР Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

Көн тәртибенә  24 мәсьәлә, шул исәптән 11 республика законы проектын, 3 закон инициативасы һәм ике Россия Федерациясе субъектлары мөрәҗәгатен, бер федераль закон проектын карау кертелгән иде.

Утырыш кысаларында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев 2020 ел өчен хисап доклады ясады.

2020 елда вәкаләтле вәкил адресына эшкуарлардан 17,7 меңнән артык язма һәм телдән мөрәҗәгать һәм шикаятьләр килгән, бу 2019 ел нәтиҗәләренә караганда ун тапкырга күбрәк. 70%тан артык очракта мөрәҗәгать итүчеләрнең хокукларын торгызырга мөмкин булган, калган очракларда мөрәҗәгать итүчеләр тулы консультация алган.

Шулай ук депутатлар алдында Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец чыгыш ясады.

Узган елда Татарстан Республикасына Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил адресына 1787 мөрәҗәгать килгән. Татарстанлылар еш кына мәгариф, социаль тәэмин итү яки гаилә мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итәләр.

2020 елда 340 дән артык кабул итү уздырылган. Моннан тыш, балалар омбудсмены тарафыннан 735 тикшерү оештырылган, шуларның 655е - гражданнар шикаятьләре буенча.

Үзенең чыгышында Ирина Волынец балалар бакчаларында өстәмә урыннар булдыру кирәклегенә, ерак торак пунктлардан балаларны мәктәпкә йөртү мәсьәләләренә игътибар итте.

Шулай ук бүген беренче укылышка физкультура һәм спорт турында республика законына үзгәрешләр кертү турында, яшәү минимумы күләмен билгеләү тәртибе турында, минималь кулланучылар бюджеты турында, ТР Җир кодексы матдәсенә үзгәрешләр кертү турында закон проектлары әзерләнгән иде.

Өченче укылышта ТР Сайлау кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты каралачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International