Рөстәм Нигъмәтуллин хуҗасыз хайваннарны тоту мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды

2021 елның 19 марты, җомга

Бүген “түгәрәк өстәл” киңәшмәсендә җирле үзидарә органнарының актуаль мәсьәләләре буенча, аерым алганда, хуҗасыз хайваннар белән эшләү законын гамәлгә ашыру мәсьәләсе хакында фикер алыштылар.

Киңәшмәне видеоэлемтә буенча ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин уздырды.

Анда шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчеесе урынбасары – ТР Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов, “ТР муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, район һәм шәһәр округлары җитәкчеләре, министрлык һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

Рөстәм Нигъмәтуллин шәһәр һәм районнарда хуҗасыз хайваннарның артуы буенча гражданнарның мөрәҗәгатьләре, социаль челтәрләрдә һәм ММЧда публикацияләр саны шактый арту турында белдерде. Халык  этләрнең агрессив булуына, кешеләр һәм аеруча балалар өчен куркыныч тудыруына зарлана.

Рөстәм Нигъмәтуллин 2020 елда татарстанлыларның  этләр тешләве, тырнавы турында белдергән 9 мең 960 мөрәҗәгать теркәлүенә игътибар итте.

Төп докладны ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов ясады. Ул хәбәр иткәнчә, җирле үзидарәләргә республика бюджетыннан 56,5 млн сум акча бүлеп бирелгән. Узган ел татарстанда 9 мең 716 хуҗасыз хайваннар тотылган.

2021 елда да хуҗасыз хайваннар белән эшләү чараларына 56,5 млн сум бирелгән. Бүгенге көнгә белгечләр тарафыннан 1100 хуҗасыз эт тотылган.

Приютларга килгәндә, хәзерге вакытта кайбер шәһәр һәм районнарда хуҗасыз хайваннарны вакытлыча тоту пунктлары эшли. Ләкин аларның приют дигән рәсми статусы юк. Бары тик Казандагы “Зооүзәк” кенә приютның барлык таләпләренә туры килә.

Алмаз Хисаметдинов билгеләгәнчә, хәзерге вакытта РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы тарафыннан хайваннар өчен приютлар төзелешенә төбәкләргә федераль бюджетттан субсидияләр бирү турында дәүләт программасын булдыру мәсьәләсе карала.

Илнур Гарипов шәһәр һәм район башлыкларына мөрәҗәгать итеп, хайваннар өчен приютлар булдыруга инвесторларны активрак җәлеп итәргә кирәк, дип тәкъдим итте.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International