Республика балигъ булмаган яшьләр эшләре комиссиясе утырышы узды

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

Бүген онлайн режимда Республика балигъ булмаган яшьләр эшләре комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Трансляция Рәсми Татарстан сайтында оештырылды.

Утырышта фикер алышкан мәсьәләләрнең берсе Тәрбиягә бала алган ата-аналар мәктәбе темасына  багышланган иде.

Видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык муниципаль районнары кушылды.

Утырышта ТР Премьер-министры урынбасары, Республика балигъ булмаган яшьләр эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе Ләйлә Фазлыева, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, клиник психолог, системалы гаилә терапевты, Тәрбиягә бала алган ата-аналар мәктәбе тренер-укытучысы Зарина Тенькова, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының  “Республика балаларны уллыкка алу үзәге” директоры Диана Хәбибуллина катнашты.

Аерым блок “Тәрбиягә бала алган ата-аналар мәктәбе”нә багышланган иде. Барлыгы республикада 11 “Тәрбиягә бала алган ата-аналар мәктәбе” эшли. Укыту 2012 елдан бара, программага 80 сәгать кертелгән.

Бүгенге көндә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының  “Республика балаларны уллыкка алу үзәге”ндә уллыкка бала алырга теләүче һәм опекунлыкны рәсмиләштерергә теләүче 300 кеше теркәлгән. Нигездә алар 30 яшьтән 40 яшькә кадәр булган тулы гаиләләр. 7 яшькә кадәр булган бала алырга теләүчеләр күбрәк.

Татарстанда шулай ук Гаилә төзүгә ярдәм үзәкләре эшли, хәзерге көндә шундый өч үзәк – Казанда, Чаллыда һәм Бөгелмәдә бар.

Утырыш барышында “кайнар линия” (+7 (843) 294 96 10) телефоны эшләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International