Талия Миңнуллина 2021 елның икенче яртысында уздыру өчен планлаштырылган чаралар исемлеген игълан итте

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

Татарстан хакимияте “Казан Экспо” мәйданының бер өлешен шәхси проектларга тапшыруны планлаштыра. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта  Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр итте.

Брифинг республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Төп тема – “Татарстан Республикасының пандемия чорында вакыйгалы индустриясе һәм 2021 елда Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгының төп чаралары турында”.

“Бу объект әлегә субсидияләнә. Идел буе федераль округында “Казан Экспо” эксплуатациягә кертелү белән конгресс-күргәзмә мәйданы ике мәртәбә артты. Аңлашыла, мондый чорда чаралар гомумән узмады һәм объект тик торды. Быелның февралендә без анда беренче күргәзмәне уздырдык, бу елга инде ул чараларга бай”, - диде Талия Миңнуллина.

Киләчәктә “Казан Экспо”ны дөнья күргәзмә үзәкләренең гомуми системасына кертеп, чаралар алмашуны оештыру бурычы куелган.

Талия Миңнуллина 2021 елның икенче яртысында уздыру өчен планлаштырылган чаралар исемлеген игълан итте. Ул исемлектә халыкара бар культурасы фестивальләре, халыкара икътисади саммитлар, кластер конференцияләре һәм интеллектуаль эшлекле киңлекләр бар.

Бар эше белгечләре арасында булачак чара – Barproof Awards профессиональ премиясе – Казанда “Корстон” мәйданчыгында 2021 елның 3 июлендә узачак. Казан халкы һәм кунаклары өчен бар урамнары фестивале оештырылачак.

Талия Миңнуллина шулай ук “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit” халыкара икътисад саммиты Казанда катнаш форматта 2021 елның 28-30 июльдә узачак, дип искә төшерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International