Татарстанда уздырылган барлау муниципаль милектәге – 971, республика милкендәге объект 237 файдаланылмый торган күчемсез мөлкәт объектын ачыклаган

2021 елның 10 апреле, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев күчемсез мөлкәт объектларын барлау эшләренең барышы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Артур Галиев хәбәр иткәнчә, ел саен тармак министрлыклары һәм муниципаль берәмлекләр белән берлектә республика һәм муниципаль милектәге файдаланылмый торган күчемсез мөлкәт объектларын барлыу чаралары үткәрелә. Бүгенге көндә файдаланылмый торган 300 мең кв.м мәйданлы 971 күчемсез милек объекты муниципаль милектә һәм 99 мең кв. м мәйданлы 237 файдаланылмый торган күчемсез милек объекты республика милкендә.

Объектлар 4 төркемгә бүленә. Беренче төркем –  «тәмамланмаган төзелеш объектлар». Мондый объектларны хуҗалык әйләнешенә кертү турында карар кабул итү проект-смета документларын эшләү стадиясенә, финанслау чыганагын билгеләү һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының тиешле бәяләмәсен алуга бәйле.

Әлеге төркемдә 62 мең кв. м мәйданлы 26 объект ачыкланган, шуларның 24е – муниципаль милектә, 2се – дәүләт милкендә.

Икенче төркем – "тармакны үстерү өчен кирәкле булмаган объектлар". Күпчелек очракта бу биналар баланс тотучылар тарафыннан аларның канәгатьләнмәслек торышы аркасында файдаланылмый. Әлеге төркемдә 88 мең кв. м мәйданлы 276 объект ачыкланган, шуларның 188е – муниципаль милектә, 88е – дәүләт милкендә.

Өченче төркем – "башка тармакларда куллану өчен яраклы булмаган объектлар". Күрсәтелгән төркемдә 182 мең кв. м мәйданлы 601 объект ачыкланды,шуларның 525е – муниципаль милектә, 76сы – дәүләт милкендә.

Дүртенче төркем – «авария хәлендәге объектлар кулланылырга яраклы түгел һәм исәптән төшерелергә тиеш түгел". Әлеге төркемдә 67 мең кв. м мәйданлы 305 объект ачыкланган,шуларның 234е – муниципаль милектә, 71е – дәүләт милкендә.

Файдаланылмый торган объектларның төп өлешен сәламәтлек саклау учреждениеләре объектлары тәшкил итә. Сәламәтлек саклау учреждениеләренең эшчәнлеге буенча махсус таләпләр, мәйданнарны оптимальләштерү мәсьәләләре белән беррәттән, учреждениеләр балансыннан төшереп калдырганда, хәтта сату яки арендага бирү максатларында яңадан профильләшкән очракта да, куркынычсызлык турында тиешле бәяләмәләрне алганчыга кадәр игътибарлы якын килүне таләп итә.

Артур Галиев шулай ук объектларга һәм җир кишәрлекләренә хокукларны вакытында рәсмиләштерүнең мөһимлеген билгеләп үтте. "Законсыз үзгәртеп планлаштырылмау яки кадастр исәбе булмау сәбәпле, объект үз вакытында баланстан алына алмый торган очраклар да аз түгел", - дип хәбәр итте ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International