Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Росреестрның йомгаклау коллегиясе утырышында катнашты.
Утырыш “Сколково” инновацияләр үзәгендә (Мәскәү) узды.
Росреестрның рәсми сайтында туры трансляция оештырылган иде.
Росреестрның 2020 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар хакында Росреестр җитәкчесе Олег Скуфинский сөйләде.
ТР Премьер-министры Алексей Песошин доклад ясады.
Ул республиканың цифрлаштыру өлкәсендәге уңышлары, Җир һәм күчемсез милек турында бердәм мәгълүмати ресурс булдыру проектында катнашуы хакында сөйләде.
Алексей Песошин шулай ук Татарстанның Иркутск өлкәсе, Пермь һәм Краснодар крайлары белән бергә әлеге эксперимент гамәлгә ашырылачак дүрт сынау төбәгенең берсе булуы турында искәртте. Бу юнәлештә эш башланган инде.
Премьер-министр билгеләгәнчә, эксперимент өчен Татарстанның бердәм электрон картографик нигезе булуы мөһим. Хәзерге вакытта Росреестр һәм Татарстан тарафыннан 1:10000 масштабындагы цифрлы ортофотопланнар әзерләү программасы гамәлгә ашырыла.
Алексей Песошин мәгълүматлар базасын тулыландырганы өчен Геодезия, картография һәм пространстволы мәгълүматлар инфраструктурасы үзәгенә рәхмәт белдерде.